II Петердән хат 3
3
Раббы көненең көтмәгәндә килүе
1Газиз дусларым! Мин сезгә инде икенче хатымны язам. Бу хатларда белгәннәрегез хакында хәтерегезгә төшереп, сезне ихлас фикер йөртүгә дәртләндерәм. 2Изге пәйгамбәрләр элек әйткән сүзләрне һәм Хакимебез вә Коткаручыбыз рәсүлләрегез аша биргән әмерне искә төшерүегезне телим.
3Иң элек шуны аңлавыгыз кирәк: соңгы көннәрдә үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы кешеләр пәйда булыр. 4Алар: «Остазыгыз килергә вәгъдә итмәдемени? Кайда соң Ул? Ата-бабаларыбыз үлем йокысына талганнар, ә һәммә нәрсә дөнья яратылганнан бирле ничек булса, шул килеш кала бирә», – диярләр. 5Алар күк вә җирнең борынгыдан булганын, аларның Аллаһы сүзе аркылы судан һәм су белән яратылганын юри оныталар. 6Сүз аркылы су, туфан суы белән борынгы дөнья юк ителгән. 7Хәзерге күк һәм җир дә Аллаһының шул ук сүзе аркылы ут белән юк ителү өчен, хөкем көненә сакланып тора. Шул көндә имансызлар һәлак ителәчәкләр.
8Сез, газиз дусларым, бер нәрсәне онытмагыз: Раббы өчен бер көн мең ел сыман, мең ел бер көн сыман. 9Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чөнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, барысының да тәүбәгә килүен тели.
10Әмма Раббы көне карак сыман көтмәгәндә килер. Күкләр көчле дөмбердәгән тавыш астында юкка чыгар, күк җисемнәре утта янып таркалыр, җир һәм андагы эшләнгән нәрсәләрнең барысы фаш ителер. 11-12Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалса, сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышканда, тормышыгызның изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк. Ул көнне күк янып таркалыр һәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәр. 13Әмма без, Аллаһының вәгъдәсенә инанып, хаклык хакимлек итә торган яңа күкне һәм яңа җирне көтәбез.
14Шуңа күрә, газиз дусларым, моның һәммәсен дә көтеп, Аллаһы каршында иминлектә яшәп, һичбер тапсыз, кимчелексез булуыгыз өчен хәлдән килгән бөтен нәрсәне эшләгез. 15Раббының сабырлыгын сез котылу мөмкинлеге дип аңлагыз. Үзенә Аллаһы тарафыннан бирелгән зирәклеге белән безнең сөекле имандашыбыз Паул да сезгә шулай дип язган иде. 16Бу хакта ул бөтен хатларында да яза. Ул хатларда авыр аңлашыла торган кайбер нәрсәләр бар. Белемсез, тотрыксыз кешеләр, башка Изге язмаларны бозган кебек, бу урыннарны да бозып аңлаталар. Моның белән алар үзләрен һәлакәткә дучар итәләр. 17Ә сез исә, газиз дусларым, бу хакта инде белгәнлектән, әхлаксыз кешеләрнең ялгышлыклары сезне тайпылдырмасын һәм ышанычлы нигездән егылып төшмәс өчен сак булыгыз. 18Хакимебез вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсих мәрхәмәтендә һәм Аны танып белүдә даими үсегез. Аңа бүген һәм мәңгелек көненә кадәр дан булсын! Амин.
Currently Selected:
II Петердән хат 3: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015