YouVersion Logo
Search Icon

I Тессалуникәлеләргә хат 4

4
Аллаһының теләге: изге булыгыз
1Аллаһыга яраклы булу өчен, ничек яшәргә кирәклеге турында өйрәткән идек, һәм сез шул өйрәтүләр буенча яшисез. Ә хәзер, имандашлар, без Хаким Гайсә хакына тагын да зуррак тырышлыклар куюыгызны үтенеп сорыйбыз. 2Гайсә Мәсихнең вәкаләте белән сезне нәрсәләргә өйрәткәнебез турында беләсез бит. 3Аллаһы сезнең изге булуыгызны, азгынлыктан тыелып торуыгызны тели. 4Һәрберегез үз тәнен изгелектә һәм кадерләп сакларга өйрәнсен иде. 5Аллаһыны белмәгән мәҗүсиләрдәй дәрт һәм шәһвәт#4:5 Шәһвәт – җенси дәрт. кушканга иярмәгез. 6Мондый очракларда берегез дә үзенә файда эзләп, имандашына#4:6 …имандашына… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: туганына. каршы явызлык кылмасын, чөнки андый эшләр кылган һәр кеше Хаким тарафыннан җәзага тартылачак. Без сезгә бу турыда кисәтү ясап әйткән идек инде. 7Аллаһы безне шакшы булырга түгел, ә изге булып яшәргә чакырды бит. 8Шуңа күрә бу өйрәтүләрне кире кагучы зат кешеләрне түгел, ә сезгә Үзенең Изге Рухын җибәрүче Аллаһыны кире кага.
9Имандашларыгызны яратуга килгәндә, бу турыда язып торуның кирәге юктыр, чөнки Аллаһы сезнең үзегезне бер-берегезне яратырга өйрәтте 10һәм, чынлап та, сез бөтен Македуния өлкәсендәге барлык имандашларны яратасыз. Сездән үтенеп сорыйбыз, имандашлар: тагын да ныграк тырышыгыз.
11Без кушканча, тыныч яшәргә, үз эшегез белән генә шөгыльләнергә һәм үз кулларыгыз белән эшләп табарга тырышыгыз. 12Шулай эшләсәгез, чит кешеләр алдында тормышыгыз хөрмәт уятыр, үзегезнең ихтыяҗларыгызда беркемгә дә бәйле булмассыз.
Хаким Гайсәнең килүе
13Имандашлар, өметсез кешеләрдәй кайгырмавыгызны теләп, үлем йокысына киткәннәр турында белдерәсебез килә. 14Без Гайсәнең үлгәненә һәм үледән терелгәненә ышанабыз, шуңа күрә Гайсәгә иман итеп, үлем йокысына киткәннәрне Аллаһы Аның белән алып киләчәгенә дә ышанабыз. 15Хәзер сезгә әйтәчәк сүзләребез Хаким Гайсәнеке. Без, исәннәр – Хаким килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз. 16Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештә һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Хаким Үзе төшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. 17Шуннан соң без, исәннәр – монда калганнар – һавада Хакимне каршы алу өчен, алар белән бергә болытларда һавага алыначакбыз һәм без шулай мәңгегә Хакимебез белән бергә булачакбыз. 18Бер-берегезне шушы сүзләр белән дәртләндерегез.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in