YouVersion Logo
Search Icon

I Тессалуникәлеләргә хат 3

3
1Шуңа күрә, бүтән көтеп тора алмадык, Афинада үзебез генә калырга булдык 2-3һәм, бу эзәрлекләүләр аркасында берегез дә икеләнмәсен өчен, сезне дәртләндерергә, иманыгызны ныгытырга дигән максат белән Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләүдә Аллаһының хезмәттәше булган Тимутәй имандашыбызны яныгызга җибәрдек. Сез беләсез бит, безгә эзәрлекләүләр билгеләнгән. 4Безнең белән шундый эзәрлекләүләр булачагы хакында алдан, бергә вакытыбызда әйткән идек һәм, белгәнегезчә, шулай булды да. 5Шуңа күрә, бүтән көтеп тора алмадым, иманыгызның ныклыгы хакында белергә теләп, Тимутәйне яныгызга җибәрдем, чөнки, аздыручы#3:5 Аздыручы – иблис дигән мәгънәдә. сезне коткыга керткән һәм хезмәтебез бушка киткән, дип хәвефләндем.
Тимутәйнең куанычлы хәбәре
6Ә хәзер Тимутәй Тессалуникәдән кайтты да иманыгыз һәм мәхәббәтегез хакында куанычлы хәбәр җиткерде. Безне яхшы уйлар белән искә алуыгыз, без сезне бик нык күрергә теләгәндәй, сезнең дә безне күрергә теләвегез турында әйтте. 7Шуңа күрә, имандашлар, иманыгыз турында ишеткәч, барлык газаплар һәм эзәрлекләүләр эчендә күңелебез юанды. 8Сез Хаким Гайсәгә булган иманыгызны нык тотасыз икән, димәк, хәзер без чыннан да яшибез. 9Сезнең өчен һәм Аллабыз алдында сезнең хакка кичергән шатлыкларыбыз өчен Аллабызга нинди рәхмәтләр әйтик икән? 10Сезнең белән күрешергә һәм иманыгызга җитешмәгән нәрсәләрне бирергә теләп, көне-төне тырышып дога кылабыз.
11Атабыз булган Аллаһы Үзе һәм Хакимебез Гайсә яныгызга барыр юлыбызны турайтсын. 12Сезгә карата булган мәхәббәтебез арткандай, Хакимебез бер-берегезгә һәм барлык кешеләргә карата мәхәббәтегезне дә арттырып мул итсен. 13Хакимебез Гайсә Үзенең изгеләре белән килгәндә, Атабыз Аллаһы алдында керсез, изге булуыгызны теләп, шулай итеп йөрәкләрегезне ныгытсын.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in