I Тессалуникәлеләргә хат 1:2-3
I Тессалуникәлеләргә хат 1:2-3 TTRBBL
Догаларыбызда сезне искә алып, барыгыз өчен дә һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр укыйбыз. Иман аркылы башкарган эшләрегезне, мәхәббәт белән илһамландырылган авыр хезмәтегезне һәм, Хакимебез Гайсә Мәсихкә өмет баглап, нык торуыгызны Атабыз булган Аллаһы алдында без һәрвакыт исебездә тотабыз.





