YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 5

5
Имандашлар арасындагы фәхешлек
1Дөрестән дә, арагызда фәхешлек, хәтта мәҗүсиләрдә дә булмаган фәхешлек урын алуы турында хәбәрләр бар. Кемдер үги анасын да үзенә хатын иткән икән. 2Ә сез елыйсы урында тагын да тәкәбберләнгәнсез! Андый эш кылучыны арагыздан сөрергә кирәк иде. 3Җисемем белән булмасам да, рухым белән яныгызда мин. Моны кылган кеше белән нәрсә эшләргә икәнлеге турында яныгызда булгандай карар бирдем. 4Хакимебез Гайсә исеме белән җыелгач, рухым һәм Хакимебез Гайсәнең кодрәте сезнең белән булганда, 5Раббы көнендә рухы котылсын дип, тәнен юкка чыгару өчен, бу кешене шайтан кулына тапшырырга кирәк.
6Сезнең өчен мактанырлык һичнәрсә юк. Аз гына ачыткының да бөтен камырны ачытуын белмисезме әллә? 7Шулай булгач, иске ачыткыны юк итегез дә яңа төче камыр булырсыз. Чынлыкта сездә инде ачыткы юк, чөнки Котылу бәйрәменә әзерләнгән бәрәнебез – Мәсих инде безнең өчен корбан ителде. 8Шуңа күрә иске ачыткы – усаллык һәм явызлык ачыткысы белән түгел, ачыткысыз сафлык һәм хакыйкать икмәге белән бәйрәм итик.
9Мин сезгә хатымда, фәхеш кешеләр белән аралашмагыз, дип язган идем. 10Хәер, бу дөньядагы фәхеш кешеләр яки комсызлар, талаучылар, потка табынучылар белән аралашмагыз дияргә уйламадым, юкса дөньядан китәргә тиеш булыр идегез. 11Имандаш дип аталып та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмавыгызны, хәтта андый кеше белән бергә ашамавыгызны күздә тотып яздым мин.
12Ник миңа иман итүчеләрдән читтә булганнарны хөкем итәргә? Арагыздагыларны хөкем итәргә тиеш түгелмени сез? 13Читтә булганнарны исә Аллаһы хөкем итә. «Үз арагыздан яманлык кылучыны сөрегез!»#5:13 Карагыз: «Канун», 13:5; 17:7.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in