1
Римлыларга хат 15:13
Инҗил
ИНҖ2025
Изге Рухның кодрәте белән өметегез артканнан-арта барсын өчен, өмет бирүче Аллаһы сезне иманыгызда шатлык һәм иминлек белән сугарсын.
Compare
Explore Римлыларга хат 15:13
2
Римлыларга хат 15:4
Язмада телгә алынган чыдамлык һәм юаныч өметебезне югалтмаска ярдәм итсен өчен, Язмадагы һәммә нәрсә безгә нәсыйхәт буларак әйтелгән.
Explore Римлыларга хат 15:4
3
Римлыларга хат 15:5-6
Чыдамлык һәм юану чыганагы булган Аллаһы сезгә, Гайсә Мәсих юлындагыларга хас булганча, үзара килешеп яшәү насыйп итсен. Шулай итеп, сез барыгыз бергә, беравыздан Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасы булган Аллаһыны данларсыз.
Explore Римлыларга хат 15:5-6
4
Римлыларга хат 15:7
Шуңа күрә, Мәсих сезне кабул иткән сыман, Аллаһыга дан өстәр өчен сез дә бер-берегезне кабул итегез.
Explore Римлыларга хат 15:7
5
Римлыларга хат 15:2
Безнең һәрберебез, якыныбызны рухи яктан ныгыту өчен, аңа файда китерү өчен, аның мәнфәгатен кайгыртырга тиеш.
Explore Римлыларга хат 15:2
Home
Bible
Plans
Videos