Римлыларга хат 15
15
1Без, иманнары нык булганнар, иманы зәгыйфь кешеләрнең кимчелекләренә түзәргә, үз файдабызны гына эзләмәскә тиешбез. 2Безнең һәрберебез, якыныбызны рухи яктан ныгыту өчен, аңа файда китерү өчен, аның мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. 3Мәсих тә Үзе турында уйламады бит. Язмада әйтелгәнчә: «И Аллам, Сине яманлаучыларның хурлау сүзләре Минем өскә төште». 4Язмада телгә алынган чыдамлык һәм юаныч өметебезне югалтмаска ярдәм итсен өчен, Язмадагы һәммә нәрсә безгә нәсыйхәт буларак әйтелгән. 5Чыдамлык һәм юану чыганагы булган Аллаһы сезгә, Гайсә Мәсих юлындагыларга хас булганча, үзара килешеп яшәү насыйп итсен. 6Шулай итеп, сез барыгыз бергә, беравыздан Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасы булган Аллаһыны данларсыз.
Яхшы хәбәрнең чит халыкларга игълан ителүе
7Шуңа күрә, Мәсих сезне кабул иткән сыман, Аллаһыга дан өстәр өчен сез дә бер-берегезне кабул итегез. 8Шуны әйтергә телим: Мәсих, ата-бабаларыбызга биргән вәгъдәсенә Аллаһының тугрылыгын күрсәтер өчен, яһүдиләргә хезмәт итәргә килде. 9Ул, шулай ук, башка халыклар да үзләренә күрсәтелгән шәфкать өчен Аллаһыны данласыннар дип килде. Язмада:
«Шуның өчен Сине чит кавемнәр арасында данлармын,
исемеңә мәдхияләр җырлармын!» –
дип әйтелгән бит. 10Аннары болай дип тә әйтелгән:
«Әй халыклар, Аллаһы халкы белән бергә шатланыгыз!»
11Шулай ук:
«Әй халыклар, Раббыны данлагыз!
Әй кавемнәр, зурлагыз сез Аны!» –
диелгән. 12Ишагыйя да болай дигән:
«Ишай тамырыннан үсенте калкып чыгар
һәм халыклар белән хакимлек итәр өчен күтәрелер,
алар Аңа өмет баглар».
13Изге Рухның кодрәте белән өметегез артканнан-арта барсын өчен, өмет бирүче Аллаһы сезне иманыгызда шатлык һәм иминлек белән сугарсын.
Паулның чит халыклар арасында хезмәт итүе
14Имандашларым, сезнең яхшылык кылырга әзер торуыгызга, бер-берегезгә үгет-нәсыйхәт бирә алырдай белемнәрегез барлыгына мин ихластан ышанам. 15Шуңа да карамастан, имандашлар, бу хатымда кабат исегезгә төшермәкче булып, кайбер мәсьәләләр хакында турыдан-туры язам, чөнки Аллаһы Үзенең мәрхәмәте белән 16мине яһүди булмаганнар арасында Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе итте. Изге Рух аша изгеләндерелгән мәҗүсиләр Аллаһы күңеленә хуш килердәй корбан булсын өчен, мин, Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итеп, рухани хезмәтен башкарам.
17Шул рәвешле, мин, Гайсә Мәсихтә булып, Аллаһыга хезмәт итүем белән горурлана алам. 18-19Яһүди булмаганнарны Аллаһыга буйсындыру өчен, Мәсихнең минем аша кылган гамәлләре турында гына сөйләргә батырчылык итәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин шулай Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне Иерусалимнән алып Иллүрикүн өлкәсенә кадәр ирештереп йөрдем. 20Башка берәү салган нигезгә кормас өчен, мин һәрвакыт Яхшы хәбәрне Мәсихнең исеме билгеле булмаган урыннарда белдерергә тырыша идем. 21Язмада әйтелгәнчә:
«Аның хакында бихәбәр булганнар – күрерләр,
ишетмәгәннәр – аңларлар».
Паулның Римга барырга теләве
22Шушы хезмәтем тоткарлаганга күрә, яныгызга барырга күп тапкырлар җыенсам да, әлегәчә бара алмадым. 23Инде бу төбәкләрдә хезмәтемне тәмамлаганга һәм байтак еллардан бирле яныгызга барырга теләгәнгә, 24Испаниягә барышлый сезгә сугылырга җыенам. Юл уңаеннан сезнең белән күрешермен һәм, сезнең белән аралашудан берникадәр рәхәтлек кичергәннән соң, миңа сәфәремне дәвам итәргә ярдәм күрсәтерсез дип өметләнәм. 25Ә хәзер мин, Аллаһының изгеләренә хезмәт күрсәтү өчен, Иерусалимгә юл тотам, 26чөнки Македуния белән Ахаядәге бердәмлекләр Иерусалимдәге фәкыйрь имандашларга матди ярдәм күрсәтергә риза булдылар. 27Алар бу эшне теләп башкардылар; дөресен әйтергә кирәк, алар яһүдиләр алдында бурычлы: әгәр яһүдиләр үзләренең рухи байлыгын башка халыклар белән уртаклашкан икән, димәк, тегеләр дә яһүдиләргә матди яктан ярдәм күрсәтергә тиеш. 28Шушы эшемне башкарып чыгып, җыелган акчаны исән-имин аларга тапшыргач, мин Испаниягә юл алам һәм шунда барышлый сездә тукталырга ниятлим. 29Яныгызга килгәндә исә Мәсихнең тулы фатихасын алып килеремә ышанам.
30Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсих хакына һәм Изге Рухның мәхәббәте хакына ялварып сорыйм сездән: минем өчен Аллаһыга тырышлык белән дога кылыгыз. 31Яһүдиядәге имансызлар миңа зыян китермәсен һәм Иерусалим хакына башкарган хезмәтемнән шундагы имандашлар риза булсын дип, минем өчен догада булыгыз. 32Шул чагында, Аллаһы насыйп итсә, мин шатланып яныгызга килермен һәм сезнең белән аралашудан көч алырмын. 33Иминлек бирүче Аллаһы юлдашыгыз булсын! Амин.
Currently Selected:
Римлыларга хат 15: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025