1
Маттай 21:22
Инҗил
ИНҖ2025
Шулай ук догагызда нәрсә генә сорасагыз да, әгәр ихластан ышанасыз икән, теләгәнегезне алырсыз.
Compare
Explore Маттай 21:22
2
Маттай 21:21
– Хак сүз әйтәм сезгә: һич икеләнмичә ихластан ышансагыз, инҗир агачына Мин эшләгәнне генә түгел, хәтта ки менә бу тауга «күтәрелеп диңгезгә ташлан!» дип әйтсәгез дә, нәкъ шулай булыр, – диде Гайсә.
Explore Маттай 21:21
3
Маттай 21:9
Алдан баручы халык та, арттагылар да: «Давыт Углына һошанна! Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер! Күкләрдә һошанна!» – дип кычкырды.
Explore Маттай 21:9
4
Маттай 21:13
– Язмада «Минем Йортым дога кылу йорты дип аталыр» дип әйтелгән, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! – диде Ул.
Explore Маттай 21:13
5
Маттай 21:4-5
Аллаһының пәйгамбәр аша: «Сион-кызга әйтегез: „Яныңа яшь ишәккә – йөк ишәгенең баласына атланып тыйнак-күндәм патшаң килә“», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты.
Explore Маттай 21:4-5
6
Маттай 21:42
– Язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде. Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен бу могҗизадыр», – дип әйтелгән сүзләрне беркайчан укыганыгыз булмадымыни? – диде аларга Гайсә.
Explore Маттай 21:42
7
Маттай 21:43
– Әнә шуңа күрә Мин сезгә болай дим: Аллаһы Патшалыгы, сездән алынып, җимеш бирүче халыкка тапшырылачак.
Explore Маттай 21:43
Home
Bible
Plans
Videos