Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә дип исем кушарсың. Ул бөек булыр, Аны Аллаһы Углы дип йөртерләр. Раббы Алла Аңа ерак бабасы Давытның тәхетен бирер, Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңге патшалык итәр, һәм патшалыгының азагы булмас, – диде.