Әгәр юк кына бер адәм үзен әллә кемгә санап масаеп йөри икән, ул үзен генә алдый. Һәркем үзенең гамәлләренә дөрес бәя бирә белсен, шул чакта ул, үзен башка берәү белән чагыштырмыйча, ирешкән уңышлары белән горурлана алыр. Һәркем үз йөген үзе күтәрергә тиеш бит.