1
Римлыларга хат 15:13
Изге Язма
TtrBBL
Изге Рухның кодрәте аша өметегез артканнан-арта барсын өчен, өмет бирүче Аллаһы сезне иманыгызда бар шатлык һәм иминлек белән сугарсын.
Compare
Explore Римлыларга хат 15:13
2
Римлыларга хат 15:4
Изге язмадан ала торган чыдамлык һәм юану аша өметебез булсын дип, Изге язмадагы һәммә нәрсә безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган.
Explore Римлыларга хат 15:4
3
Римлыларга хат 15:5-6
Чыдамлык һәм юану чыганагы булган Аллаһы, Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп, үз арагызда бер фикердә булуны бирсен. Шулай итеп, барыгыз бергә бер авыздан Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласын һәм Атасын данларсыз.
Explore Римлыларга хат 15:5-6
4
Римлыларга хат 15:7
Шуңа күрә, Аллаһыга дан булсын өчен, Мәсих сезне кабул иткәндәй, бер-берегезне кабул итегез.
Explore Римлыларга хат 15:7
5
Римлыларга хат 15:2
Безнең һәрберебез, якыныбызны рухи яктан ныгыту өчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш.
Explore Римлыларга хат 15:2