1
Римлыларга хат 14:17-18
Изге Язма
TtrBBL
Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән түгел, Изге Рух биреп торучы тәкъвалыктан, татулыктан һәм шатлыктан гыйбарәт. Мәсихкә шулай хезмәт иткән кеше Аллаһыга яраклы була һәм кешеләр тарафыннан хупланыла.
Compare
Explore Римлыларга хат 14:17-18
2
Римлыларга хат 14:8
Әгәр яшибез икән – Хаким өчен яшибез, үләбез икән – Хаким өчен үләбез. Шуңа күрә, яшәсәк тә, үлсәк тә, без һәрвакыт Хакимнеке.
Explore Римлыларга хат 14:8
3
Римлыларга хат 14:19
Шулай булгач, үзара тыныч-тату яшәү һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк.
Explore Римлыларга хат 14:19
4
Римлыларга хат 14:13
Шуңа күрә, бер-беребезне хөкем итүдән туктыйк. Имандашыгызны абындыра һәм ега алырдай гамәлләр эшләмәскә карар кылыгыз.
Explore Римлыларга хат 14:13
5
Римлыларга хат 14:11-12
Изге язмада болай дип язылган бит: «Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – Минем алда һәркем тез чүгәчәк, һәр тел Минем Аллаһы икәнемне таныячак, – ди Раббы». Безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап тотачак.
Explore Римлыларга хат 14:11-12
6
Римлыларга хат 14:1
Иманы зәгыйфьне, фикерләр турында бәхәсләшмичә, хуплап кабул итегез.
Explore Римлыларга хат 14:1
7
Римлыларга хат 14:4
Башканың хезмәтчесен хөкем итәргә син кем?! Ул үз хуҗасы алдында басып тора яки егыла. Торып та басачак, чөнки Хакимебез аны бастырып торгызырга кодрәтле.
Explore Римлыларга хат 14:4