Logo ng YouVersion
Hanapin ang Icon

Яхъя 21:15-17

Яхъя 21:15-17 ИНҖ2025

Ашап туйганнан соң, Шимун-Петердән Гайсә: – Яхъя углы Шимун! Син Мине башка шәкертләремнән ныграк яратасыңмы? – дип сорады. – Әйе, Хакимем! Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде Петер. Гайсә аңа: – Минем бәрәннәрне кайгырт! – диде. Аннары Ул кабат: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде. – Минем сарыкларны көт, – диде Гайсә. Ул өченче тапкыр Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер, Аның «син Мине яратасыңмы?» дип өченче мәртәбә соравына көенеп: – Хакимем! Син бөтенесен беләсең. Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем сарыкларны кайгырт, – диде.

Mga Libreng Babasahing Gabay at Debosyonal na may kaugnayan sa Яхъя 21:15-17