– Өсләренә озын киемнәр киеп йөрүне, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә – дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә түрдә утыруны сөюче Канун белгечләреннән сак булыгыз! Алар, хәйләләп, тол хатыннарның мал-мөлкәтен талыйлар, кешеләр күрсен өчен озаклап дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтә!