Ә инде Гайсә Зәйтүн тавыннан төшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре, куанышып, үзләре күргән барлык могҗизалар өчен көчле тавыш белән Аллаһыга дан-мактау яудыра башладылар:
«Раббы исеме белән килүче Патша мөбарәктер!
Күкләрдә – иминлек, югарыда дан-шөһрәт булсын!»