YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 4

4
Ибраһим үрнәге
1Халкыбызның нәселбашы Ибраһим хакында нәрсә әйтә алабыз? Ул нәрсәгә ия булды соң? 2Әгәр Ибраһим үзенең гамәлләре белән тәкъва дип саналган икән, аның мактанырга хакы булыр иде, тик Аллаһы каршында түгел. 3Язмада нәрсә диелгән? «Ибраһим Аллаһыга ышанды һәм моның белән тәкъва#4:3 «Тәкъва» һәм «аклау» дигән сүзләрнең тамыры грек телендәге төп нөсхәдә бер үк. (Сүзлекне карагыз). булып саналды». 4Эшчегә түләнгән хезмәт хакы бүләк дип түгел, бирелергә тиешле нәрсә булып санала. 5Әгәр инде кеше, үзенең эшләренә таянмыйча, гөнаһлыларны аклаучы Аллаһыга ышана икән, Аллаһы аның ышануын тәкъвалык дип саный. 6Эш-гамәлләреннән бәйсез рәвештә Аллаһы тарафыннан тәкъва дип исәпләнгән кешенең бәхетле булуы турында сөйләп, Давыт шуны ук раслый:
7«Бәхетледер кеше,
әгәр җинаятьләре кичерелсә.
8Бәхетледер кеше,
гаеп эшләрен Раббы гафу итсә».
9Шулай итеп, бу бәхет сөннәтлеләргә генә кагыламы, әллә сөннәтсезләргәдәме? Без: «Ибраһим үзенең ышануы белән тәкъва булып саналды», – дип сөйләдек. 10Кайчан саналды? Сөннәтле булгачмы, әллә сөннәтле булганчымы? Сөннәтле булгач түгел, ә сөннәтле булганга кадәр. 11Әле сөннәтсез чакта ук ул үзенең ышануы белән тәкъва саналды һәм аның сөннәткә утыртылуы моны раслаучы билге булды. Ибраһим, шулай итеп, сөннәтләнмәгән килеш иман китергән барлык кешеләрнең рухи атасына әйләнде – һәм алар Аллаһы каршында тәкъва саналды. 12Ибраһим – сөннәтлеләрнең дә атасы, ягъни бу йоланы үтәү белән генә чикләнмәүчеләрнең, Ибраһим әле сөннәтсез чакта йөргән иман юлыннан атлаучыларның атасы.
Аллаһының вәгъдәсе һәм иман
13Аллаһының, дөнья синеке һәм синең токымыңныкы булыр, дип Ибраһимга биргән вәгъдәсе Канун таләпләрен үтәгән өчен түгел, ә бәлки иман аша тәкъва булган өчен бирелде. 14Әгәр дә Аллаһы вәгъдә иткәнне Канунны үтәүчеләр генә алса, иман үзенең мәгънәсен югалтыр, вәгъдә дә буш булыр иде. 15Канун Аллаһының җәзасына юл ача, Канун булмаган җирдә исә Канунны бозу да булмый.
16-17Шулай итеп, Аллаһының вәгъдәсе кешегә иманы аша бирелә. Аллаһының мәрхәмәте белән бирелә торган әлеге вәгъдәне Ибраһимның бар токымы – Канун буенча яшәүчеләр генә түгел, ә бәлки Ибраһим кебек иман итүчеләр дә алсын өчен шулай бу. Язмада «Мин сине күп халыкларның нәсел атасы итеп куйдым» дип әйтелгәнчә, Ибраһим – һәммәбезнең атасы. Үлеләрне терелтүче, юктан бар итүче, ышаныч баглаган Алласы каршында Ибраһим – барыбызның атасы. 18Бернинди өмет тә калмаганда, Ибраһим өмет белән ышана һәм, «синең токымың бихисап булачак» дип әйтелгәнчә, күп халыкларның атасы була. 19Йөз яшьлек тәненең инде үлеп баруын һәм хатыны Сараның бала табу өчен артык карт булуын аңласа да, аның иманы кимеми, 20Аллаһы вәгъдәсенә ышанычы какшамый, киресенчә, иманында нык торып, Аллаһыга ул дан-шөһрәт китерә. 21Биргән вәгъдәсен үтәргә Аллаһының кодрәте җитәсенә ышанып, 22Ибраһим үзенең ышануы белән «тәкъва булып саналды».
23Хәер, «тәкъва булып саналу» дигән сүз Ибраһимга гына түгел, 24-25бәлки безгә дә – гөнаһларыбыз өчен үлемгә дучар ителгән һәм безне аклар өчен үледән терелгән Хакимебез Гайсәгә кабат җан өргән Аллаһыга инанучыларга да кагыла.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in