YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 3

3
1Шулай итеп, яһүди булуның өстенлеге һәм сөннәтле булуның файдасы бармы соң? 2Әйе, бөтен яктан бар. Аллаһы сүзе иң әүвәл аларга ышанып тапшырылган. 3Әгәр аларның кайберләре Аллаһыга тугрылык сакламаган икән, шушы хәл Аллаһының тугрылыгын юкка чыгарырмы? 4Әлбәттә, юк! Һәрбер кеше ялганчы булса да, Аллаһы Үз сүзендә тора. Бу хакта Язмада болай дип әйтелгән:
«Гаепләү сүзләрең хаклыдыр,
хөкемдә Син җиңәрсең».
5Әгәр безнең гаделсезлек Аллаһының гаделлеген ачыграк күрсәтә икән, өстебезгә ачуын яудырып Аллаһы дөрес эшләмәде, дип әйтә алабызмы? (Мин биредә кешеләргә хас булганча фикер йөртәм.) 6Әлбәттә, юк! Югыйсә Аллаһы дөньяны хөкем итә алмас иде. 7Әмма минем ялганым аркасында Аллаһының хакыйкате ачыграк күренеп Аның дан-шөһрәтен арттыра икән, ни өчен мин гөнаһлы дип хөкем ителәм соң? 8Әгәр шулай икән, яхшылыкка әйләнсен дип, яманлык кылыйкмы? Алар шулай өйрәтә дип, кайберәүләр безне яманлап сөйли дә. Андый кешеләр үзләренә тиешле хөкемне алырлар.
Бер генә тәкъва кеше дә юк
9Димәк, ничек була инде? Безнең хәлебез башка халыкларныкына караганда яхшыракмы? Әлбәттә, юк! Яһүдиләрнең дә, башка халыкларның да – бөтенесенең гөнаһ хакимлеге астында икәнен ачыкладык бит инде. 10Язмада әйтелгән:
«Бер генә тәкъва кеше дә юк, бер генә дә.
11Акылга ия беркем юк, Аллаһыны эзләми беркем.
12Һәммәсе юлдан язган, бердәй бозылган;
игелек кылучы күренми, берәү дә юк».
13«Ачык кабер базыдыр бугазлары,
телләре белән алдыйлар,
елан агуы сеңгән сүзләренә».
14«Аларның авызы ләгънәт һәм әрнү белән тулы».
15«Аяклары аларның кан түгәргә ашыга,
16йөргән юлларында бары җимереклек һәм кайгы гына кала.
17Иминлек юлын белми алар».
18«Аллаһыдан курку хисе юк аларда».
19Канун сүзләренең Канунга буйсынучы кешеләргә төбәп әйтелүен без беләбез; шулай булгач, үзен аклап беркем авыз ача алмый, һәм Аллаһы каршында бөтен дөнья гаепле булып кала. 20Канун таләпләрен үтәп кенә Аллаһы каршында беркем аклана алмый; Канун бары тик нәрсәнең гөнаһ булуын гына күрсәтә.
Иман аша аклану
21Әмма хәзер Канунга бәйле булмаган юл белән дә Аллаһының кешеләрне аклавы ачылды, моны Тәүрат#3:21 Тәүрат – сүзгә-сүз: Канун. та, пәйгамбәрләр дә раслый. 22Аллаһының кешеләрне аклавы Гайсә Мәсихкә ышанган һәркемгә иман аша бирелә, чөнки кешеләр арасында аерма юк. 23Бөтенесе дә гөнаһ кылып Аллаһы даныннан мәхрүм калды бит; 24әмма Аллаһының мәрхәмәте белән аклану һәммәсенә бүләк ителә, чөнки Аллаһы, Гайсә Мәсихнең гомерен биреп, аларны йолып ала. 25-26Гайсәнең каны аша иман итүчеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен, Аллаһы Гайсә Мәсихне корбан буларак алдан билгеләп куя. Шулай эшләп, элек кылынган гөнаһлар өчен җәза бирмичә, чиксез сабырлык күрсәтеп Ул Үзенең хаклыгын раслый. Ул хәзер дә Үзенең хак булуын күрсәтә: Хаклык иясе буларак, Гайсәгә иман китерүчеләрне аклый#3:25-26 «Хаклык», «хак» һәм «аклау» дигән сүзләрнең тамыры грек телендәге төп нөсхәдә бер үк. (Сүзлекне карагыз)..
27Шулай итеп, мактанырлык нәрсәбез калды соң? Бернәрсәбез калмады! Нинди канунга нигезләнеп мактаныйк? Эш күрсәтүне таләп иткән канунгамы? Юк, иманлы булуны таләп иткән канунга. 28Без бит кешенең Канун таләпләрен үтәве белән түгел, ә бәлки иман аша аклануын таныйбыз. 29Аллаһы – яһүдиләрнең Алласы гынамы? Ул башка халыкларның да Алласы түгелмени? Әлбәттә, башка халыкларныкы да, 30чөнки Аллаһы бер һәм бердәнбер. Сөннәтлеләрне аклаган кебек, Ул сөннәтсезләрне дә иман аша аклый. 31Шулай итеп, без иманыбыз белән Канунны юкка чыгарабызмы? Әлбәттә, юк; киресенчә, без аны иманыбыз белән раслыйбыз.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in