YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 2

2
Аллаһының гадел хөкеме
1Ә син, башкаларны гаепләүче адәм, үзеңне аклап һичнәрсә әйтә алмыйсың: бүтәннәрне гаепләп син үзеңә дә хөкем чыгарасың, чөнки үзең дә шул ук гамәлләрне кыласың. 2Андыйлар өчен Аллаһының хөкеме гадел икәнне беләбез. 3И адәм, андый гамәлләрне хөкем итәсең, ә үзең шуны ук эшлисең. Әллә син, Аллаһы хөкеменнән качып котылырмын, дип уйлыйсыңмы? 4Аллаһының игелеге сине тәүбәгә юнәлткәнне аңламыйча, Аның шушы чиксез игелеген, сабырлыгын һәм түземлеген санга сукмыйсыңмы әллә? 5Үзеңнең кирелегең һәм тәүбә итәргә теләмәвең белән син Аллаһының ачуы кузгалачак гадел хөкем көненә Аның нәфрәтен җыясың. 6Кылган эшенә карап Аллаһы һәркемгә өлеш чыгарачак: 7сабырлык күрсәтеп игелекле гамәлләр башкарган, данга, хөрмәткә һәм үлемсезлеккә омтылган кешеләргә Ул мәңгелек тормыш бирәчәк; 8ә инде үзен генә яратып, хакыйкатькә буйсынмыйча явызлык артыннан баручыларга Аллаһы Үзенең ачуын һәм ярсуын төшерәчәк. 9Явызлык кылучы һәркемне – башта яһүдиләрне, аннары яһүди булмаганнарны – михнәт һәм газап, 10ә игелек кылучы һәркемне – башта яһүдиләрне, аннары яһүди булмаганнарны – дан, хөрмәт һәм иминлек көтә, 11чөнки Аллаһы һәркемгә тигез карый.
12Аллаһы кануны бирелмәгән халыклар гөнаһ кылса, шул килеш һәлак булачак, ә инде Канунны белә торып гөнаһ кылучылар Канун буенча хөкем ителәчәк. 13Чөнки Канунны ишеткән адәмнәр түгел, ә бәлки аны үтәгән кешеләр Аллаһы алдында акланачак. 14Кануны булмаган халыклар, табигый сиземләүләре белән Канун таләпләрен башкарып, канунсыз булуга карамастан, нәрсә эшләргә яраганны, нәрсә ярамаганны болай да беләләр. 15Бу исә Канун таләпләре аларның йөрәгендә икәнне күрсәтә; моны вөҗданнары да һәм кайчакта аларны гаепләгән, ә кайчакта аклаган уй-фикерләре дә раслый. 16Мин сөйли торган хәбәрдә әйтелгәнчә, ул көнне Аллаһы кешеләрнең яшерен эшләрен һәм уйларын Гайсә Мәсих аша хөкем итәчәк.
Яһүдиләр һәм Аллаһы кануны
17Менә син үзеңне яһүди дип атыйсың, Муса канунына таянасың һәм Аллаһыны танып белүең белән мактанасың, 18Аллаһының ихтыярын беләсең һәм Канун нигезендә яхшыны яманнан аера аласың. 19-20Белем һәм хакыйкать тупланмасына – Канунга ия булганга, син үзеңне сукырларга юл күрсәтүче, караңгыдагылар өчен – яктылык, томаналар өчен – остаз, тәҗрибәсезләр өчен укытучы дип саныйсың. 21Шулай булгач, ничек соң син, башкаларны өйрәтеп, үзеңне өйрәтмисең? Урлашмаска үгетлисең, ә үзең урлыйсың; 22«зина кылма» дисең, ә үзең зина кыласың; потлардан җирәнәсең, ә үзең аларга табына торган йортларны талыйсың; 23Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең, аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисең. 24Язмада әйтелгәнчә, «Аллаһының исеме мәҗүсиләр тарафыннан сезнең ишеләр аркасында хурлана».
25Канунны үтәгән очракта гына сөннәтле булуың файдалы, ә инде Канунны бозасың икән, сөннәтле булуыңның мәгънәсе юк. 26Шулай булгач, сөннәтсез кеше Канун кагыйдәләрен үти икән, ул сөннәтле булып саналмасмы? 27Димәк, сөннәткә ия булмаган килеш Канун таләпләрен үтәүчеләр сине – сөннәт иясен, язылган Канунга ия булучыны, әмма аны бозучыны хөкем итәр. 28Исемдә генә яһүди булган – чын яһүди түгел әле; тән сөннәтен үтәү генә дә чын сөннәт түгел. 29Күңеле белән яһүди булган гына чын яһүди; шулай ук йөрәккә үткән сөннәт кенә чын сөннәт. Бу исә язылган Канун таләпләрен үтәү аша түгел, ә Рух аша кылына. Мондыйларга мактау кешеләрдән түгел, Аллаһыдан килә.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in