Римлыларга хат 1
1
Паулның сәламе
1Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итү өчен сайланган һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле булырга чакырылган хезмәтчесе Паулдан сәлам!
2Аллаһы бу Яхшы хәбәрне Үзенең пәйгамбәрләре аша, Изге язмаларда алдан ук вәгъдә иткән. 3Әлеге Яхшы хәбәрдә Аның Углы турында сөйләнә. Чыгышы белән Ул – Давыт нәселеннән, 4әмма үледән терелеп, изгелек Рухы ярдәмендә Аллаһының кодрәтле Углы буларак таныла. Ул – Хакимебез Гайсә Мәсих. 5Аның исеме хакына бар халыкларны Аллаһыга буйсындырып иманга китерер өчен, без Мәсих аша мәрхәмәт һәм рәсүллек алдык. 6Гайсә Мәсихнеке булырга чакырылган бу кешеләр арасында сез дә бар.
7Аллаһының Рим шәһәрендә яшәүче барлык сөеклеләренә, Аның изге халкы булырга чакырылганнарга Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
Паулның Римга бару теләге
8Иң элек Гайсә Мәсих аша һәммәгез өчен Аллама рәхмәтләр укыйм, чөнки иманыгыз хакында бөтен дөньяда сөйлиләр. 9Сезне бертуктаусыз искә алуыма Аллаһы Үзе шаһит; Аның Углы хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, мин Аңа бөтен күңелемне биреп хезмәт итәм. 10Аллаһы ихтыяр кылып, яныгызга килергә, ниһаять, мөмкинлек тусын иде дип, дога кылудан туктамыйм. 11Сезне бик күрәсем һәм сезне ныгыту өчен миңа бирелгән рухи бүләк белән уртаклашасым килә, 12ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне рухландыра алсак иде дим. 13Имандашлар, сезнең белеп торуыгызны телим: күп тапкырлар яныгызга килергә ниятләсәм дә, әлегәчә тоткарланырга сәбәпләр чыга торды. Чит халыклар арасында хезмәтемнең җимешләрен күргән сыман, сездә дә шуны күрәсем килә. 14Мин греклар һәм вәхшиләр, гыйлемлеләр һәм наданнар алдында да бурычлымын. 15Шуңа күрә мин сезгә – Римда яшәүчеләргә дә – Яхшы хәбәрне игълан итәргә атлыгып торам.
16Яхшы хәбәрдән мин оялмыйм, чөнки аңарда иман тотучыларның һәрберсенә – иң элек яһүдиләргә, аннан соң чит халыкларга да – котылу алып килүче Аллаһы кодрәте бар. 17Яхшы хәбәрдә Аллаһының кешеләрне иман, бары тик иман аша гына аклавы ачыклана. Язмада әйтелгәнчә: «Иман аша акланган кеше – яшәячәк».
Мәҗүсиләрнең Аллаһы алдында гаепле булуы
18Хакыйкатьне танырга комачаулаучы бозык кешеләрнең һәртөрле имансызлыгына һәм яманлыгына Аллаһы күктән Үзенең ярсуын күрсәтә. 19Аллаһы хакында белергә мөмкин булган һәр нәрсә алар өчен ачык, чөнки Аллаһы аны ачып бирде. 20Галәм яратылганнан башлап Аллаһының күренмәгән сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы, Ул барлыкка китергән нәрсәләр аша ачык күренә. Шулай икән, ул кешеләр үзләрен аклар өчен һичнәрсә әйтә алмыйлар.
21Аллаһы турында белсәләр дә, кешеләр Аны Аллаһы буларак тиешенчә данламады һәм Аңа шөкер итмәде, киресенчә, буш уйларга бирелде, һәм аларның аңларга теләмәгән йөрәкләрен караңгылык басты. 22Үзләрен зирәккә санап, алар акылсызга әйләнде – 23үлемсез Аллаһының данын фани кешеләргә, кошларга, дүрт аяклы хайваннарга һәм сөйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алыштырды.
24Шунлыктан Аллаһы кешеләрне үзләренең азгын теләкләре һәм бозыклыклары карамагына тапшырды, һәм алар үз тәннәрен мәсхәрәгә салды. 25Аллаһы хакыйкатен ялганга алыштырып, алар Бар итүчегә түгел, ә бәлки Ул бар иткән нәрсәләргә табынды һәм хезмәт итте. Бар кылучыга исә мәңгегә дан булсын! Амин.
26Шул сәбәпле Аллаһы кешеләрне хурлыклы нәфесләренә тапшырды: хатыннар табигый якынлык кылуны табигый булмаганына алыштырды. 27Шулай ук ирләр дә, хатын-кыз белән табигый якынлык кылуны ташлап, бер-берсенә карата җенси теләк белән янды, хурлыклы нәрсәләр кылды һәм шушы бозыклыклары өчен тиешле җәза алды.
28Шулай итеп, Аллаһыны тану мөһим түгел дип исәпләгәнгә, Аллаһы аларны бозык уйлары иркенә тапшырды, һәм алар тиешсез гамәлләр кылды. 29Аларның күңеле һәртөрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык, көнчелек, үтереш, ызгыш-талаш, алдау, яман ният белән тулы. Алар – гайбәтчеләр, 30яла ягучылар, Аллаһыга нәфрәтлеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-аналарына итагатьсезләр, 31акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар, рәхимсезләр, мәрхәмәтсезләр. 32Аллаһының гадел хөкеме буенча алар үзләренең үлемгә лаек булуын беләләр; әмма үзләре генә гөнаһ кылып калмыйча, шундый эш кылучыларны да хуплыйлар.
Currently Selected:
Римлыларга хат 1: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025