Филиппуйлыларга хат 1
1
1Гайсә Мәсих хезмәтчеләре Паул белән Тимутәйдән Филиппуй шәһәрендә яшәүче, Гайсә Мәсихнеке булган барлык изгеләргә, шул исәптән иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчеләренә, аларның ярдәмчеләренә сәлам! 2Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
Паулның догасы
3Сезне искә төшергән саен, мин Аллама рәхмәтләр укыйм. 4-5Иң беренче көннән башлап бүгенгә кадәр Яхшы хәбәр таратуда катнашканга, сезнең барыгыз өчен мин шатланып дога кылам. 6Иманым камилдер: тормышыгызда игелекле эш башлап җибәргән Аллаһы аны Гайсә Мәсих килер көнгә тәмамлап чыгар.
7Сезнең бөтенегез турында мин башкача уйлый да алмыйм, чөнки сез минем йөрәгемдә. Зинданда утырган чагымда да, Яхшы хәбәрне яклаган һәм аның дөреслеген раслаган чагымда да сез барыгыз минем белән бергә Аллаһының мәрхәмәтен бүлешәсез. 8Сезнең һәммәгезне дә Гайсә Мәсихтәй яратып сагынуыма Аллаһы шаһит. 9Мәхәббәтегез артканнан-арта барып, сез белемгә, һәртөрле зирәклеккә баесын дип дога кылам. 10Үзегез өчен мөһим нәрсәне сайлый белүегезне, Мәсих килер көнгә саф һәм кимчелексез булуыгызны, 11Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләрен мул итеп китерүегезне теләп дога кылам. Шул очракта Аллаһыга дан һәм мактау булыр.
Тоткынлык һәм үлемгә әзер булу
12Имандашлар, минем белән булган хәлләрнең Яхшы хәбәрне таратуда зур файда китергәнен белүегезне телим. 13Кайсар сараендагы барлык сакчыларга да, башка кешеләргә дә зинданда Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды. 14Зинданда утыруымны белгән байтак имандашларның Хаким Гайсәгә булган ышанычы ныгыды, алар Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйли башлады.
15Хәер, аларның кайберләре бер-берсен уздырырга тырышып, бер-берсеннән көнләшеп Мәсих турында игълан итә, икенчеләре исә яхшылык кылу ниятеннән вәгазьли – 16болары инде, Яхшы хәбәрне яклар өчен бирегә Аллаһы тарафыннан җибәрелүемне белеп, мәхәббәт нигезендә эш итә. 17Ә тегеләре Мәсих турында чын күңелдән түгел, бары үзләренә файда эзләп һәм зиндандагы хәлемне авырайту йөзеннән вәгазьли. 18Әмма бу мөһим түгел: Мәсих турында ничек кенә вәгазьләсәләр дә – чын күңелдәнме, юкмы – мин моңа куанам гына. Моннан соң да куанудан туктамам, 19чөнки беләм: догаларыгыз һәм Гайсә Мәсих Рухының ярдәме миңа котылырга булышлык итәр.
20Мин һичкайчан оятка калмам, киләчәктә дә һәрвакыттагыча батыр булырмын, яшәсәм дә, үлсәм дә Мәсихне данлармын дип уйлыйм һәм шуңа өметләнәм. 21Минем өчен Мәсих – тормыш ул, үлем исә – табыш. 22Тормышым дәвам итә икән, мин тагын да тырышыбрак хезмәт күрсәтермен. Минем өчен кайсы яхшырак булыр – яшәүме, үлемме – үзем дә белмим. 23Мин юл чатында торам: бу дөньяны калдырып Мәсих белән бергә булырга дигән көчле теләгем бар, һәм шулай яхшырак та булыр иде, 24әмма сезнең өчен минем исән булуым әһәмиятлерәк. 25Шуны белгәнгә күрә имандагы уңышыгыз һәм куанычыгыз хакына мин, тормышымны дәвам итеп, сезнең белән бергә булырыма шикләнмим. 26Шулай итеп, мин яныгызга кабат килгәндә, Гайсә Мәсихнең минем аша башкарган эшләре белән тагын да ныграк горурлана алырсыз.
Иман өчен бердәм көрәш
27Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә дан өстәрлек итеп яшәгез. Барып сезне күрсәм яки бара алмыйча сезнең турыда хәбәр ишетсәм, сезнең бердәм булуыгызны, Яхшы хәбәргә нигезләнгән иман хакына иңне иңгә терәп нык торуыгызны, дошманнардан курыкмавыгызны белергә теләр идем. 28Курыкмавыгыз – алар өчен һәлакәт, ә сезнең өчен котылу билгесе; һәм бу – Аллаһы эше. 29Сезгә Мәсихкә иман итү генә түгел, Аның өчен газап чигү дә бирелде. 30Ничек көрәшкәнемне сез үзегез күрдегез, шул турыда һаман ишетеп торасыз. Хәзер сез дә шундый ук көрәш алып барасыз.
Currently Selected:
Филиппуйлыларга хат 1: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: