Марк 8
8
Дүрт мең кешенең тамагын туйдыру
(Маттай 15:32-39)
1Ул көннәрдә тагын бик күп кеше җыелып, аларның ризыклары калмагач, шәкертләрен чакырып Гайсә:
2– Кешеләр кызганыч. Алар инде өч көн Минем янда, ашар ризыклары да беткән. 3Әгәр аларны өйләренә ач килеш кайтарып җибәрсәм, юлда хәлләре китәр, чөнки кайберләре ерактан килгән, – диде.
4– Барысын да тукландырыр өчен чүлдә шуның кадәр икмәкне каян алыйк соң? – диде шәкертләре.
5– Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә.
– Җиде, – диде тегеләр.
6Шуннан Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты; җиде икмәкне кулына алып Аллаһыга шөкрана кылды да халыкка өләшү өчен сындыргалап шәкертләренә бирде. Тегеләр икмәкне өләшеп чыктылар. 7Шәкертләрнең берничә балыгы да бар иде. Гайсә, шөкрана кылып, балыкны да өләшергә кушты. 8Кешеләр туйганчы ашадылар; калган сыныкларны җыеп алганнан соң, җиде кәрзин тулды. 9Ашаучылар исә дүрт меңгә якын иде. Аннары Гайсә аларны өйләренә кайтарып җибәрде, 10ә Үзе шунда ук шәкертләре белән көймәгә утырып Далманута җирләренә юнәлде.
Дин әһелләренең Гайсәдән илаһи билге таләп итүе
(Маттай 16:1-4)
11Гайсә янына фарисейлар килеп Аның белән бәхәсләшә башладылар һәм, сынамакчы булып, күктән иңгән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. 12Гайсә авыр сулап:
– Бүгенге буын ни өчен илаһи билге таләп итә икән? Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буынга илаһи билге күрсәтелмәячәк, – диде.
13Шуннан, аларны калдырып, янә көймәгә утырды һәм каршы ярга таба юл алды.
Фарисейлар һәм Һируд ачыткысы
(Маттай 16:5-12)
14Гайсә шәкертләренең икмәк алырга онытканлыгы ачыкланды – көймәдә бер генә икмәк бар иде. 15Шәкертләрен кисәтеп Гайсә:
– Карагыз аны, фарисейлар ачыткысыннан да, Һируд ачыткысыннан да сакланыгыз! – диде.
16Шәкертләре исә үзара: «Икмәгебез булмаганга шулай әйтәдер», – диештеләр. 17Аларның нәрсә турында сөйләшүен белеп, Гайсә әйтте:
– Ни өчен сез, икмәгебез юк, дип әйтәсез? Әле һаман берни аңламыйсызмы, һаман төшенмисезме? Йөрәкләрегез шулай туңмы сезнең? 18-19Күзләрегез булып та күрмисез, колакларыгыз булып та ишетмисезме? Биш икмәкне Мин биш мең кешегә бүлеп биргәндә, калган сыныкларны җыеп ничә кәрзин тутырганыгызны оныттыгызмы?
– Унике, – дип җавап бирде шәкертләре.
20– Ә җиде икмәкне дүрт мең кешегә бүлгәндә, ничә кәрзин сынык-санык җыйдыгыз?
– Җиде, – дип җавап бирде тегеләр.
21– Әле һаман да аңламадыгызмы? – диде шунда Гайсә аларга.
Гайсәнең Бәйт-Сайдада бер сукыр кешене савыктыруы
22Аннары алар Бәйт-Сайдага килделәр. Биредә Гайсә янына бер сукырны китерделәр һәм аңа кулы белән орынуын үтенделәр. 23Гайсә, сукырны җитәкләп, авыл читенә алып чыкты, аның күзләренә төкереп, башына кулын куйды һәм:
– Берәр нәрсә күрәсеңме? – дип сорады.
24Теге, әйләнә-тирәсенә күз йөртеп:
– Кешеләрне күрәм, ләкин алар йөри торган агач булып күренәләр, – диде.
25Гайсә аның күзләренә тагын бер тапкыр кулларын тидереп алгач, теге текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады.
26– Кара аны, авылга керәсе булма, – дип Гайсә аны өенә кайтарып җибәрде.
Кем ул Гайсә?
(Маттай 16:13-20; Лүк 9:18-21)
27Гайсә Үзенең шәкертләре белән Филип Кайсариясе дип аталган шәһәр тирәсендәге авылларга китте. Юлда барганда шәкертләренә Ул мондый сорау бирде:
– Кешеләр Мине кем дип белә?
28– Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – дип җаваплады шәкертләре.
29– Ә сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан.
– Син – Мәсих, – дип җавап бирде Петер.
30Гайсә аларга Үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.
Үлеме хакында Гайсәнең алдан әйтеп куюы
(Маттай 16:21-28; Лүк 9:22-27)
31Шәкертләренә Гайсә, Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре Аны читкә тибәрер, Аны үтерерләр, әмма өченче көндә Ул терелеп торыр, дип сөйли башлады. 32Бу хакта Ул ап-ачык итеп әйтте. Шунда Петер, Гайсәне читкәрәк алып китеп, Аның белән ризалашмавын белдерде. 33Ләкин Гайсә, шәкертләргә борылып карап, Петерне:
– Кит янымнан, иблис! Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – дип кырт туктатты.
34Үз янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып Гайсә:
– Минем арттан барырга теләгән кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен һәм, хачын күтәреп, Миңа иярсен, – диде. – 35Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына җанын югалткан кеше аны саклап калыр. 36Әгәр кеше бөтен дөньяга ия була, әмма җанын харап итә икән, аңа моннан ни файда? 37Кеше нәрсә биреп җанын кире кайтара алыр икән? 38Шушы имансыз һәм гөнаһлы буын алдында кем дә булса Миннән һәм сүзләремнән гарьләнә икән, Адәм Углы да Атасының балкышында изге фәрештәләр белән килгән вакытта әлеге кешедән гарьләнер.
Currently Selected:
Марк 8: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: