Марк 4
4
Орлык чәчүче турында гыйбрәтле хикәя
(Маттай 13:1-23; Лүк 8:4-15)
1Гайсә янә күл буенда кешеләрне өйрәтә башлады. Аның янына бик күп халык җыелганга күрә, Гайсә көймәгә утырып ярдан арырак китәргә мәҗбүр булды, халык исә яр буенда калды. 2Гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә Гайсә аларга күп нәрсәләр турында сөйләде.
3– Тыңлагыз, – диде Ул. – Менә бер кеше чәчүгә чыккан ди. 4Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшкән, һәм кошлар очып килеп аны чүпләп бетергән. 5Икенче бер өлеше аз туфраклы, ташлы урынга төшкән. Тирән ятмаганга күрә, орлык бик тиз шытып чыккан. 6Ә инде кояш чыгып кыздыра башлагач, тамырланып өлгермәгән үсентеләр шиңеп төшкән. 7Орлыкның кайберсе күгән#4:7 Күгән – күгелҗем җимеш бирә торган чәнечкеле куак; русчасы: тёрн. куагы арасына төшкән. Куак, үсеп, орлыкны басып киткән, һәм үсентеләр башак бирмәгән. 8Уңдырышлы җиргә төшкән башка орлыклар исә шытып чыккан һәм, үсеп җитеп, утыз, алтмыш, йөз тапкыр артыграк уңыш биргән.
9Аннары Гайсә:
– Колагы булганнар – ишетсен! – дип өстәде.
Гайсәнең кинаяләп сөйләве турында аңлатуы
10Үзләре генә калгач, юлдашлары һәм унике шәкерте Гайсәдән гыйбрәтле хикәяләр турында сорады.
11– Сезгә Аллаһы Патшалыгының серләре ачылган, – диде Гайсә аларга, – ә башкаларга киная белән сөйләвемнең 12хикмәте шундадыр, чөнки алар
«Күзләре белән карасалар да – күрмәсләр,
колаклары белән тыңласалар да – аңламаслар.
Әгәр алар ишетеп-күрсәләр,
Аллаһыга таба борылырлар,
һәм гөнаһлары кичерелер иде».
13Аннары Гайсә:
– Сез бу хикәянең мәгънәсен аңламадыгызмыни? – дип сорады. – Алайса башкаларын ничек аңларсыз икән? 14Орлык чәчүче – Аллаһы сүзен чәчүче ул. 15Юл буена төшкән орлыклар – чәчкән сүзне ишетүчеләр, әмма шундук шайтан килә дә алар күңелендәге сүзне урлап китә. 16Ташлы урынга чәчелгән орлыклар – ишеткән сүзне шундук шатланып кабул итүчеләр, 17әмма алар, тамыры булмаганга, сүзне вакытлыча гына тота. Шул сүз өчен авырлыклар яки эзәрлекләүләр башланса, алар бик тиз кире чигенә. 18Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар исә – сүзне ишетүчеләр, 19әмма тормыш мәшәкатьләре, байлыкка хирыслык һәм бүтән теләк-нәфесләр аларның күңеленә үтеп, ишеткән сүзләре басылып кала һәм уңыш бирми. 20Ә уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр. Андыйлар утыз, алтмыш, йөз тапкыр артыграк уңыш бирә.
Шәмне яндыргач шәмдәлгә куялар
(Лүк 8:16-18)
21Аннары Гайсә аларга:
– Шәмне чүлмәк яки сәке астына куяр өчен яндыралармы? Юк, аны шәмдәлгә утырталар! – диде. – 22Һичбер яшерен нәрсә – фаш ителми, һичбер сер ачылмый калмас. 23Колагы булганнар – ишетсен!
24Аннары Гайсә аларга болай дип әйтте:
– Ишеткән сүзләргә игътибарлы булыгыз. Нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый ук үлчәм белән кайтарырлар, хәтта өстәп тә бирерләр. 25Кемдә бар – шуңа күбрәк бирелер. Ә кемдә юк икән, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр.
Орлык турында гыйбрәтле хикәя
26Үзе әйткәннәргә өстәп, Гайсә болай диде:
– Аллаһы Патшалыгы менә нәрсәгә охшаган: әйтик, кеше орлык чәчә, 27төнен йоклап, иртә таңда уянып аягына баса, ә орлык, шытып чыгып, өскә тартыла – кеше моның ничек булуын белми дә. 28Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта – сабак, аннары башак үстерә, шуннан соң башак тулы орлык ярала. 29Ә инде ашлык өлгерүгә, кеше кулга урак ала, чөнки ашлык урыр вакыт җитә.
Горчица орлыгы турында гыйбрәтле хикәя
(Маттай 13:31-35; Лүк 13:18-19)
30Гайсә, сүзен дәвам итеп:
– Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып, ничек тасвирлап булыр иде? – диде. – 31Ул – горчица орлыгы кебек: җиргә чәчелгән орлыкларның барчасыннан ваграк була, 32әмма чәчкәннән соң шытып чыга да бөтен үсемлекләрдән биегрәк үсә – аның күләгәсендә хәтта кошлар оя корырлык була.
33Шуның ише гыйбрәтле сүзләрне Гайсә кешеләргә күп сөйләде, ләкин Ул алар аңларлык нәрсәләр турында гына бәян итә иде. 34Ул һәрвакыт шулай гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә сөйли, ә инде шәкертләре белән генә калганда аларга барын да аңлатып бирә иде.
Гайсәнең давылны тынычландыруы
(Маттай 8:23-27; Лүк 8:22-25)
35Шул көнне кичен шәкертләренә Гайсә:
– Әйдәгез, күлнең аръягына чыгыйк, – диде; һәм 36шәкертләре, халыкны калдырып, Аның белән көймәгә утырдылар да юлга кузгалдылар. Яннарында бүтән көймәләр дә бар иде. 37Кинәт кенә көчле давыл күтәрелде, һәм, дулкыннар көймәгә бәрелеп, аның эченә су тула башлады. 38Гайсә исә көймәнең койрыгында башын мендәргә салып йокыга киткән иде. Шәкертләре Аны уятып:
– Остаз, батабыз бит! Ә Синең исеңдә дә юк! – диделәр.
39Ул, торып, җилне тыйды, ә күлгә:
– Шаулама, тынычлан! – дип боерды.
Җил туктады, һәм әйләнә-тирәдә тынлык урнашты.
40– Ни өчен сез шундый куркак? Әле һаман ышанмыйсызмы? – диде Гайсә аларга.
41Котлары алынган шәкертләр бер-берсенә:
– Кем соң Ул? Аңа җил дә, диңгез да буйсына, – диештеләр.
Currently Selected:
Марк 4: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: