Марк 3
3
Кулы корышкан кешенең савыгуы
(Маттай 12:9-14; Лүк 6:6-11)
1Гайсә яңадан гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан бер кеше бар иде. 2Әгәр Гайсә ул кешене шимбә көнне савыктырса, Гайсәне гаепләргә сәбәп булыр иде дип, берничә фарисей күзәтеп торды. 3Кулы корышкан кешегә Гайсә:
– Уртага чык әле, – диде, 4ә тегеләрдән исә, – шимбә көнне нәрсә рөхсәт ителә: яхшылык кылыргамы, әллә яманлык кылыргамы; кеше гомерен саклап калыргамы, әллә һәлак итәргәме? – дип сорады.
Әмма фарисейлар дәшмәде. 5Таш бәгырьле булуларына көенеп, Гайсә аларга ачу белән карап алды да авыру адәмгә:
– Кулыңны суз! – диде.
Теге адәм сузды, һәм аның кулы шундук савыкты.
6Гыйбадәтханәдән чыкканнан соң, фарисейлар, Һируд патша тарафдарлары Гайсәне ничек һәлак итү хакында киңәшергә тотындылар.
7-8Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гәлиләя күленә таба юнәлде. Гайсәнең эшләре хакында ишетеп, Аның янына Гәлиләядән, Яһүдиядән, Иерусалимнән, Идумаядән, Үрдүн аръягыннан, шулай ук Сур һәм Сидун шәһәрләре тирәсеннән күп халык килде. 9Халык арасында кысылып калмас өчен, шәкертләренә Гайсә бәрәр көймәне әзер тотарга кушты. 10Бик күпләрне савыктырганга күрә, чирдән интеккән кешеләр, Гайсәгә орынмакчы булып, этешеп-төртешеп Аңа таба омтылды. 11Эчләрендә явыз рух булганнар, Аны күрүгә, каршында йөзтүбән егылып:
– Син – Аллаһы Углы! – дип кычкырды.
12Әмма Гайсә Үзенең кем булуы хакында сөйләүдән явыз рухларны катгый рәвештә тыйды.
Унике шәкерт сайлау
(Маттай 10:1-4; Лүк 6:12-16)
13Шуннан Гайсә тауга күтәрелде һәм сайлап алган кешеләрне янына чакырды; тегеләр килделәр. 14-15Болар һәрчак Аның янында булырга һәм халык арасында Яхшы хәбәрне таратырга тиешле унике кеше иде. Гайсә аларга җеннәрне куып чыгару кодрәте дә бирде. 16Менә ул унике шәкерт: Гайсә «Петер» дип исем кушкан Шимун, 17Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя (Гайсә аларны «Боаниргес» дип атады, бу «күк күкрәтүченең угыллары» дигәнне аңлата), 18Әндри, Филип, Бартулумай, Маттай, Томас, Һалфай углы Ягъкуб, Таддай, Көрәшче Шимун#3:18 Көрәшче Шимун – Рим хакимлеген көч кулланып бәреп төшерү өчен көрәшкән яһүдиләр төркеменең әгъзасы. 19һәм соңыннан Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот.
Гайсә һәм Белзебул
(Маттай 12:22-32; Лүк 11:14-23; 12:10)
20Гайсә өенә кайтты. Анда тагын шундый күп халык җыелды ки, Аның һәм шәкертләренең хәтта ашарга да вакытлары булмады. 21Гайсәнең гамәлләре турында ишеткәннән соң, Аның туганнары, акылдан язган икән Бу дип, үзләре белән алып китмәкче булып Аның янына килделәр.
22Иерусалимнән килгән Канун белгечләре Гайсә турында:
– Аның эченә Белзебул#3:22 Белзебул – иблис исемнәренең берсе. Белзебул кәнганиләрнең илаһы булган. Аны явыз рухлар башлыгы дип санаганнар. кереп оялаган! Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы ярдәмендә куып чыгара, – дип әйтә иделәр.
23Гайсә, шундагы халыкны Үз янына чакырып алып, киная белән сөйли башлады:
– Ничек итеп шайтан шайтанны куып чыгарсын инде? 24Әгәр патшалык бүлгәләнсә – яши алмас. 25Әгәр гаиләдә дошманлык хөкем сөрсә, андый гаилә таркалмый калмас. 26Ә инде шайтан, үзенә үзе каршы чыгып, үз-үзе белән дошманлашып яшәсә, аның соңгы сәгате сукты дигән сүз. 27Берәү дә, көчле кешенең өенә кереп башта аны бәйләмәсә, малын талап чыга алмас – бәйләгән очракта гына талар. 28Хак сүз әйтәм сезгә: адәм баласының барча гөнаһлары да, теләсә нинди көфер сүзләре дә кичерелер, 29әмма Изге Рухка карата көфер сүз әйтүче һичкайчан кичерелмәс, аның гаебе мәңге җуелмас.
30Кайберәүләр Гайсә турында «Аның эчендә явыз рух яши» дип әйткәнлектән, бу сүзләрне Ул аларга төбәп сөйләде.
Гайсәнең анасы һәм туганнары
(Маттай 12:46-50; Лүк 8:19-21)
31Шулвакыт Гайсәнең анасы белән энеләре килделәр һәм, үзләре ишегалдында калып, Аны чакырырга кеше җибәрделәр. 32Гайсәнең әйләнә-тирәсендә бик күп кеше утыра иде.
– Анаң белән энеләрең тышта көтеп тора. Алар Сине чакыра, – диделәр Аңа.
33Җавап итеп Гайсә:
– Минем анам һәм туганнарым кем? – диде; 34аннары әйләнә-тирәсендә утыручыларны күздән кичереп әйтте, – менә Минем анам һәм туганнарым. 35Чөнки Аллаһы ихтыярын үтәүчеләр – Минем ир туганым да, кыз туганым да, анам да.
Currently Selected:
Марк 3: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025