Марк 13
13
Ахыр заман билгеләре турында
(Маттай 24:1-14; Лүк 21:5-19)
1Аллаһы йортыннан чыгып барган Гайсәгә шәкертләрнең берсе:
– Остаз! Кара әле: нинди зур ташлар, нинди матур биналар! – диде.
2– Син шушы зур биналарга карап әйтәсеңме? – диде Гайсә. – Монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!
3Гайсә Зәйтүн-тау битендә, Аллаһы йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри Аның белән үзләре генә калгач:
4– Әйт әле: ул хәлләр кайчан булыр, боларның тиздән буласын нинди билге-ишарә күрсәтер? – дип сорадылар.
5– Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – диде Гайсә аларга, – 6чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм, «Мин – Мәсих» дип әйтеп, байтак кешене алдарлар. 7Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәндә курыкмагыз – шулай булырга тиеш ул. Әмма моның белән генә бетмәс: 8халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда җир тетрәүләр, ачлык булыр, әмма болар – тулгак газапларының башы гына әле. 9Сез исә әзер булып торыгыз: сезне мәхкәмәләргә#13:9 Мәхкәмә – хөкем чыгару урыны, суд. тапшырып хөкем итәрләр һәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Минем аркада сез патшалар һәм идарәчеләр каршына килеп басарга мәҗбүр булырсыз, Минем хакта шаһитлык бирерсез. 10Әмма аңарчы Яхшы хәбәр бар халыкларга килеп ирешергә тиеш. 11Үзегезне хөкемгә алып барганда, нәрсә сөйләрбез, дип борчылмагыз: шул сәгатьтә сезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез, чөнки сез түгел, сезнең урынга Изге Рух сөйләр. 12Кардәш – кардәшен, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер. 13Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. Әмма боларның һәммәсенә ахыргача түзә алган кеше – котылыр.
Изге урындагы нәҗес нәрсә
(Маттай 24:15-28; Лүк 21:20-24)
14Ә инде «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» тиешсез урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше үзе аңласын!), Яһүдиядә яшәүчеләр тауларга качсын, 15өй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга өйгә төшеп тормасын, 16кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтып йөрмәсен. 17Ул көннәрдә йөкле булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! 18Качуыгыз кышкы айларга туры килмәсен дип дога кылыгыз, 19чөнки ул көннәрдә дөнья яралганнан, Аллаһы дөньяны яратканнан алып бүгенгә кадәр күрелмәгән һәм киләчәктә дә булмаячак афәт килер. 20Әгәр Раббы ул көннәрнең санын киметмәсә, һичбер җан иясе исән калмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләр хакына Раббы ул көннәрнең санын киметер.
21Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих биредә!» яки «Әнә тегендә!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз, 22чөнки ялган мәсихләр белән ялган пәйгамбәрләр килер һәм, Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны да юлдан яздырмакчы булып, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер. 23Сез исә сак булыгыз. Мин сезгә барысы хакында алдан әйтеп куйдым.
Адәм Углының кайтуы
(Маттай 24:29-31; Лүк 21:25-28)
24Ул көннәрдә, шул фаҗигадан соң,
«кояш тоныкланып, ай яктыртмас булыр,
25күктән йолдызлар коелып,
күк җисемнәре тетрәнеп куяр»,
26шул чагында кешеләр бөек кодрәт һәм дан белән болытлар өстендә килүче Адәм Углын күрерләр; 27Ул, фәрештәләрне җибәреп, дөньяның дүрт тарафыннан – җир читеннән башлап күк читенә кадәр – Үзе сайлаган адәмнәрне җыеп алыр.
28Менә инҗир агачына карагыз: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез. 29Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз – ул вакыт якын#13:29 …ул вакыт якын… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «ул якын». Моны болай да аңларга мөмкин: «Ул, димәк, Адәм Углы, озакламый киләчәк»., инде ишек төбендә! 30Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буын юкка чыкканчы, болар һәммәсе гамәлгә ашыр. 31Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
Көне һәм сәгате билгесез
(Маттай 24:36-44; Лүк 17:26-30, 34-36)
32Ул көннең яки сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем – күктәге фәрештәләр дә, Угыл да белми. Бу турыда бары тик Күктәге Атам гына белә. 33Карагыз аны, уяу булыгыз, чөнки ул вакытның кайчан җитәсен сез белмисез. 34Сәфәр чыкканда кеше, үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш куша, ә капка сакчысына уяу булырга боера. 35Шулай итеп, уяу булыгыз, чөнки йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтасын белмисез – кичтәнме, төн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, әллә таң аткандамы. 36Хуҗагыз көтмәгәндә кайтып керсә, карагыз аны, сезне йоклап яткан хәлдә күрмәсен! 37Сезгә әйткән бу сүзләрне Мин бар кешегә кабатлыйм: уяу булыгыз!
Currently Selected:
Марк 13: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025