YouVersion Logo
Search Icon

Марк 1

1
Чумдыручы Яхъяның вәгазе
(Маттай 3:1-12; Лүк 3:1-9; Яхъя 1:19-28)
1Аллаһы Углы Гайсә Мәсих турындагы Яхшы хәбәрнең башы.
Ишагыйя пәйгамбәр китабында:
2-3«Менә, Синең алдыңнан Мин
хәбәрчемне җибәрәм,
ул Синең барыр юлыңны әзерли торыр.
Чүлдә әнә бер аваз яңгырый:
„Раббыга юл әзерләгез,
Ул үтәсе сукмакларны турайтыгыз!“» –
дип язылганча, 4чүл якларына Яхъя исемле бер адәм килде һәм, гөнаһлары кичерелсен өчен, кешеләрне тәүбә итәргә һәм шуның билгесе итеп суга чуму йоласын үтәргә өндәде. 5Аның янына Яһүдия иленең бар төбәкләреннән һәм Иерусалим шәһәреннән кешеләр агылды. Гөнаһларын танып тәүбә иткән халыкны Яхъя Үрдүн елгасына чумдырды.
6Яхъяның киеме дөя йоныннан булып, билендә күн каеш иде, ә ашаган ризыгы аның саранча һәм кыр балы булды.
7– Минем арттан кодрәтлерәк Берәү килә. Мин иелеп Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – дип вәгазьләде ул. – 8Мин сезне суга чумдырсам, Ул башкарган чумдыру Изге Рух белән булыр.
Гайсәнең суга чумдырылуы һәм шайтан тарафыннан сыналуы
(Маттай 3:13–4:11; Лүк 3:21-22; 4:1-13)
9Шул көннәрдә Яхъя янына Гәлиләя өлкәсенең Насара шәһәреннән Гайсә килде, һәм Яхъя Аны Үрдүн елгасында суга чумдырды. 10Судан чыгуга, Гайсә күк капусының ачылуын һәм Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә Үзенә иңүен күрде; 11шулчак күкләр киңлегеннән «Син – Минем сөекле Углым, Син – Минем куанычым!» дигән өн килеп иреште.
12Шуннан Аллаһы Рухы Гайсәне чүлгә алып китте. 13Гайсә, чүлдә кырык көн булып, шайтан тарафыннан сыналды. Ул анда кыргый хайваннар арасында яшәде; фәрештәләр Аңа хезмәт күрсәтте.
Гайсәнең беренче шәкертләре
(Маттай 4:18-22; Лүк 5:1-11)
14Яхъя зинданга ябылганнан соң, Гайсә Гәлиләягә килде һәм Аллаһыдан ирешкән Яхшы хәбәрне таратып йөри башлады:
15– Вакыты җитте! – дип әйтә иде Ул. – Аллаһы Патшалыгы инде бик якын! Тәүбәгә килегез һәм Яхшы хәбәргә ышаныгыз!
16-17Көннәрдән беркөнне Гәлиләя күле#1:16-17 Гәлиләя күле – аны «Геннисарет күле» дип тә атаганнар. буеннан барганда, Гайсә ятьмә салып йөрүче ике балыкчыны – Шимун белән аның бертуган кардәше Әндрине күрде.
– Минем арттан иярегез! Мин сезне кеше аулаучы#1:16-17 …кеше аулаучы… – Гайсә биредә кешеләрне Аллаһы юлына алып килүне балык тоту белән чагыштыра. итәрмен, – диде аларга Гайсә.
18Агалы-энеле кардәшләр, ятьмәләрен калдырып, шунда ук Аңа ияреп киттеләр. 19Тагын берара үткәч, Гайсә, көймәдә ятьмә сипләп утыручы Зебедәй угылларын – Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны күреп, 20Үз янына дәште; алар, аталарын ялчылар белән бергә көймәдә калдырып, Аның артыннан киттеләр.
Гайсәнең бер адәмнән җенне куып чыгаруы
(Лүк 4:31-41)
21Алар бергәләп Кәпәрнаум шәһәренә килделәр. Шимбә көн җитүгә, Гайсә гыйбадәтханәгә барды һәм халыкны өйрәтә башлады. 22Аның сөйләгәннәренә барысы да хәйран калды, чөнки Ул Канун белгече сыман түгел, ә бәлки хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте.
23Шул көнне гыйбадәтханәдә җен кагылган бер адәм бар иде.
24– Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе! – дип кычкырды ул.
25Әмма Гайсә, адәм эчендәге җенгә боерып:
– Шым бул! Чык аңардан! – диде.
26Җен, теге кешене калтыратып һәм каты итеп кычкырып, аңардан чыгып китте. 27Барысы да, котлары алынып, бер-берсенә:
– Нәрсә бу? Нинди яңа тәгълимат бу? Шундый кодрәтле! Аның боеруына хәтта җеннәр буйсына! – диеште.
28Гайсә турындагы хәбәр тиз арада бөтен Гәлиләя җиренә таралды.
29Гайсә, Ягъкуб һәм Яхъя, гыйбадәтханәдән чыкканнан соң, Шимун белән Әндринең йортына юнәлделәр. 30Шимунның кайнанасы кызышып-авырып ята иде; Гайсәгә бу хакта килеп керүгә әйттеләр. 31Гайсә аның янына килеп кулыннан тотты да торырга булышты. Хатынның кызышуы бетте, һәм ул кунакларга табын әзерли башлады.
32Ә инде кич җитеп кояш баегач, Гайсә янына барча авыруларны һәм җен кагылган кешеләрне алып килә башладылар. 33Ишек төбенә бөтен шәһәр халкы җыелды. 34Гайсә, төрле авырулардан интеккән байтак кешене савыктырып, күп җеннәрне куып чыгарды. Җеннәр Аның Кем булуын белгәнгә күрә, Ул аларга бу хакта сөйләргә рөхсәт итмәде.
35Иртәгесен Гайсә яктырганчы ук торды да аулак урынга барып дога кылды. 36Шимун үзенең иптәшләре белән Гайсәне эзләп китте һәм, 37Аны табып:
– Барысы да Сине эзли, – диде.
38– Якын-тирәдәге авылларга, шәһәрләргә барыйк, Миңа анда да Яхшы хәбәрне таратырга кирәк. Мин бит шуның өчен килдем, – диде Гайсә.
39Ул шулай гыйбадәтханәләрдә Аллаһының сүзен аңлатып, җен кагылган кешеләрдән җеннәрен куып бөтен Гәлиләя җире буйлап йөрде.
Гайсәнең махаулы адәмне савыктыруы
(Маттай 8:1-4; Лүк 5:12-16)
40Беркөнне махау чире#1:40 Махау чире – йогышлы тире авыруы; русчасы: проказа. белән авыручы бер кеше, Гайсә каршына килеп, тезләренә егылды да:
– Теләсәң, мине савыктыра алыр идең! – дип ялварды.
41Гайсә аны кызганды һәм кулын сузып аңа орынды да:
– Әйе, телим. Савык! – диде.
42Гайсә шулай дип әйтүгә, тегенең тәне махаудан арынды, һәм ул чистарып калды.
43-44– Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән корбанны китер, – дип җитди рәвештә кисәткәннән соң, Гайсә аны шундук өенә кайтарып җибәрде.
45Әмма әлеге адәм, Гайсә яныннан китүгә, шушы хәл турында бөтен җирдә сөйләп йөри башлады. Шуңа күрә Гайсә инде шәһәрләргә ачыктан-ачык керә алмады, кешесез-аулак урыннарда калырга тырышты. Шуңа да карамастан, Аның янына төрле тарафлардан халык һаман агыла торды.

Currently Selected:

Марк 1: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in