YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 24

24
Аллаһы йортының җимерелүе турында
(Марк 13:1-13; Лүк 21:5-19)
1Аллаһы йортыннан чыгып барган Гайсә янына шәкертләре килде һәм Аның игътибарын Йортның биналарына юнәлтте. 2Гайсә аларга:
– Күрәсезме боларны? – диде. – Хак сүз әйтәм сезгә: биредә таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!
3Гайсә ялгызы гына Зәйтүн-тау битендә утырганда, янына шәкертләре килеп:
– Әйт әле безгә: ул хәлләр кайчан булыр икән? Синең кайтуыңны һәм бу дөньяның бетәсен нинди билге-ишарә күрсәтер? – дип сорады.
4– Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – дип җавап бирде аларга Гайсә, – 5чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм, «Мин – Мәсих» дип әйтеп, байтак кешене алдарлар. 6Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез – карагыз аны, куркып калмагыз. Шулай булырга тиеш ул. Әмма моның белән генә бетмәс әле: 7халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда ачлык, җир тетрәүләр булыр, 8әмма боларның барысы – тулгак газапларының башы гына әле.
9Әнә шул вакытта сезне газапларга дучар итәрләр, җаныгызны кыярлар; бар халыклар Минем аркада сезгә нәфрәт белән карар; 10күпләр иманнан ваз кичәр, бер-берсенә хыянәт итәр һәм бер-берсен күрәлмас булыр; 11бик күп ялган пәйгамбәрләр барлыкка килеп байтак кешене туры юлдан яздырыр; 12явызлык артканнан-арта барганга, күпләрнең мәхәббәте сүрелер. 13Әмма шушыларның һәммәсенә ахыргача түзә алган кеше – котылыр. 14Барча халыклар ишетсен өчен, Патшалык турындагы әлеге Яхшы хәбәр бөтен җир йөзендә игълан ителер, – әнә шунда инде ахыр заман җитәр.
Изге урындагы нәҗес нәрсә
(Марк 13:14-23; Лүк 21:20-24)
15Шуңа күрә, Даниил пәйгамбәр әйткән «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» изге урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше үзе аңласын!), 16Яһүдиядә яшәүчеләр тауларга качсын, 17өй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга өйгә төшеп тормасын, 18кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтып йөрмәсен. 19Ул көннәрдә йөкле булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! 20Качуыгыз кышкы айларга яисә шимбә көненә туры килмәсен дип дога кылыгыз, 21чөнки шул чакта дөнья яратылганнан алып бүгенгә кадәр күрелмәгән һәм киләчәктә дә булмаячак зур афәт килер. 22Әгәр ул көннәрнең саны кимемәсә, һичбер җан иясе исән калмас иде. Әмма Раббы сайлаган кешеләр хакына ул көннәрнең саны киметелер.
23Әгәр сезгә шул вакытта «кара, Мәсих менә монда!» яки «әнә тегендә!» дип әйтсәләр, ышанмагыз, 24чөнки ялган мәсихләр белән ялган пәйгамбәрләр килер һәм, Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны да юлдан яздырмакчы булып, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер. 25Менә, Мин сезне алдан кисәтеп куйдым.
26Шулай итеп, әгәр сезгә «әнә, чүлдә Ул» дип әйтә калсалар, анда бармагыз, «әнә, эчке бүлмәләрдә Ул» дисәләр, ышанмагыз. 27Адәм Углының кайтуы көнчыгыштан көнбатышка кадәр күкне ярып үткән яшен уты кебек булыр. 28Үләксә кайда ятса, козгыннар шунда җыелыр.
Адәм Углының кайтуы
(Марк 13:24-27; Лүк 21:25-28)
29Һәм шул фаҗигале көннәрдән соң кинәт
«кояш тоныкланып, ай яктыртмас булыр,
күктән йолдызлар коелып,
күк җисемнәре тетрәнеп куяр».
30Шулвакыт күктә Адәм Углының кайтуын белгертүче билге пәйда булыр. Аның күктәге болытлар өстендә кодрәт һәм дан белән килүен күреп, җирдәге бөтен кавем-ыруглар кайгырып елашыр. 31Шуннан Ул Үзенең фәрештәләрен җибәрер, һәм алар, быргыларын бик нык кычкыртып, дөньяның дүрт тарафыннан – күкнең бер читеннән алып икенче читенә кадәр – Үзе сайлаган адәмнәрне җыеп алыр.
32Менә инҗир агачына карагыз: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез. 33Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз – ул вакыт якын, инде ишек төбендә! 34Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буын юкка чыкканчы, болар һәммәсе гамәлгә ашыр. 35Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
Көне һәм сәгате билгесез
(Марк 13:32-37; Лүк 12:38-40; 17:26-30, 34-36)
36Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем – күктәге фәрештәләр дә, Угыл да белми. Бу турыда бары тик Атабыз гына белә. 37Нух заманында ничек булса, Адәм Углы кайткан вакытта да шулай булыр. 38Туфан сулары калкыр алдыннан, Нух үзенең көймәсенә аяк баскан көнгә кадәр, кешеләр шулай ук ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. 39Туфан сулары күтәрелеп бөтенесен харап иткәнче, алда нәрсәләр буласын һичкем уйлап карамаган. Адәм Углының кайтуы да нәкъ шулай булыр. 40Әйтик, кырда ике кеше эшләп йөрсә, аларның берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. 41Бер тегермәндә ашлык тарткан ике хатынның берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр.
42Шулай итеп, уяу булыгыз, чөнки Хакимегез кайсы сәгатьтә киләсен сез белмисез. 43Сезгә мәгълүмдер: әгәр хуҗа кеше каракның төнге сәгать ничәдә киләсен белсә, ул йокламас, каракка үз йортына керергә ирек бирмәс иде. 44Шулай ук сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә килер.
Ышанчылы һәм ышанычсыз хезмәтчеләр
(Лүк 12:42-48)
45Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була? 46Хуҗа кеше, өенә кайтып, аның тиешенчә эшләвен күрсә, әнә шул хезмәтче бәхетле. 47Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр. 48Әгәр инде әлеге хезмәтче, ачуы чыгып, «хуҗам тиз кайтмас әле» дип 49башка хезмәтчеләрне кыйнаса, эчкечеләр белән ашап-эчеп һәм исереп йөрсә, 50хуҗасы ул көтмәгән көндә, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә 51аны җәзага тартыр һәм монафикълар белән бер язмышка дучар итәр – анда елау һәм теш шыкырдату булыр.

Currently Selected:

Маттай 24: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in