Маттай 17
17
Гайсәнең кыяфәте үзгәрү
(Марк 9:2-13; Лүк 9:28-36)
1Алты көн узганнан соң, Үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны гына ияртеп, Гайсә биек тауга күтәрелде. 2Шулчак шәкертләренең күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте: йөзе кояштай балкып, өстендәге киеме көн яктысыдай ап-ак булды. 3Менә алар каршында Муса һәм Ильяс күренде дә Гайсә белән сөйләшә башлады. 4Петер шунда Гайсәгә:
– Хакимебез! Ничек рәхәт биредә! Телисеңме, өч чатыр корам: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде.
5Петер шулай дип сөйләп торган арада, аларны яп-якты болыт чорнап алды, һәм болыт арасыннан:
– Бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым. Аның сүзеннән чыкмагыз! – дигән тавыш килеп иреште.
6Әлеге тавышны ишетеп котлары алынган шәкертләр җиргә капландылар. 7Гайсә, яннарына килеп, аларга орынды да:
– Торыгыз, курыкмагыз! – диде.
8Күтәрелеп карагач, шәкертләр Гайсәдән башка һичкемне күрмәделәр.
9Таудан төшкән чакта Гайсә аларны:
– Адәм Углы үледән терелгәнгә кадәр биредә күргәннәрегезне һичкемгә әйтәсе булмагыз, – дип кисәтте.
10– Ә ни өчен соң Канун белгечләре, башта Ильяс килергә тиеш, ди? – дип сорады Аңардан шәкертләре.
11– Дөрестән дә, башта Ильяс килергә һәм бар нәрсәне әзерләп куярга тиеш, – дип җавап бирде Гайсә. – 12Ә Мин сезгә, Ильяс килде инде, тик кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр, дип әйтәм. Шулай ук Адәм Углы да алар кулыннан күп газаплар кичерәчәк.
13Шунда шәкертләре Гайсәнең Чумдыручы Яхъя хакында сөйләвен аңладылар.
Гайсәнең җен кагылган малайны савыктыруы
(Марк 9:14-29; Лүк 9:37-43)
14Гайсә халык төркеме янына әйләнеп килгәч, бер кеше Аның каршына килеп тезләнде дә:
15– Әфәндем, углымны кызганчы! Өянәге тотканда шундый газаплана, бик еш әле утка, әле суга ташлана. 16Мин аны Синең шәкертләреңә алып килгән идем, тик алар савыктыра алмады, – диде.
17– Әй имансыз, бозык буын! Сезнең янда Миңа тагын күпме булырга һәм күпме түзәргә икән? Китерегез әле малайны Минем янга! – диде Гайсә.
18Гайсә җенгә малайдан чыгарга әмер бирде, һәм җен чыгып китте – малай исә шундук савыкты.
19Соңыннан, Гайсә белән ялгыз калгач, шәкертләре Аңардан:
– Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорады.
20– Чөнки иманыгыз сай, – дип җавап бирде Гайсә. – Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу тауга «тегендәрәк күч әле» дип әйтә калсагыз, ул үз урыныннан кузгалыр иде; һәм сез булдыра алмаган эш табылмас иде. [21]#17:21 Кайбер кулъязмаларда 21 нче аять тә бар: «Мондый җенне фәкать дога һәм ураза ярдәмендә генә куып чыгарырга мөмкин».
Гайсәнең Үз үлеме турында сөйләве
(Марк 9:30-32; Лүк 9:43-45)
22Гәлиләядә чакта шәкертләренә Гайсә:
– Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр; 23Аны үтерерләр, әмма өченче көндә Ул үледән терелер, – дип әйтеп, аларны зур хәсрәткә салды.
Аллаһы йортына бирелә торган сәдака турында
24Гайсә һәм шәкертләре Кәпәрнаумга әйләнеп кайткач, Аллаһы йорты өчен салым#17:24 …Аллаһы йорты өчен салым… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «ике драхма». Драхма – грекларда әйләнештә йөргән көмеш тәңкә; эшченең бер көнлек хезмәт хакын тәшкил итә. Яһүдиләрдә һәр ир-ат елга бер тапкыр Аллаһы йорты өчен ике драхма күләмендә салым түләргә тиеш булган. җыючылар, Петер янына килеп:
– Остазыгыз салым түләрме? – дип сорады.
25– Әйе, түләр, – дип җавап бирде Петер.
Ул өйгә кереп әле сүзен башлаганчы ук, Гайсә аңардан:
– Шимун, син ничек уйлыйсың: җирдәге патшалар салымны һәм ясакны кемнән түләтәләр? Үз халкыннанмы, әллә чит халыкларданмы? – дип сорады.
26– Чит халыклардан, – дип җавап бирде Петер.
– Димәк, үз халкы салымнан азат, – диде Гайсә. – 27Әмма беркемне дә рәнҗетмик: күл буена барып кармак сал; тартып чыгарган беренче балыкның авызын ачсаң, анда көмеш тәңкә#17:27 Көмеш тәңкә – грекча «статер»; бер статер дүрт драхмага тигез. табарсың. Шуны алып, Минем өчен дә, үзең өчен дә салым җыючыларга бирерсең.
Currently Selected:
Маттай 17: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: