YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 1:18-19

Маттай 1:18-19 ИНҖ2025

Гайсә Мәсихнең тууы менә болайдыр: Аның анасы Мәрьям Йосыфка ярәшелгән иде, әмма алар өйләнешкәнче Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланды. Аның кияве Йосыф, тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләде.

Free Reading Plans and Devotionals related to Маттай 1:18-19