Лүк 8
8
Гайсәгә булышып йөргән хатын-кызлар
1Шуннан Гайсә шәһәр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы турындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде. Унике шәкертеннән гайре 2Аның янында бер төркем хатын-кыз да булды. Гайсә аларны явыз рухлардан арындырган һәм авырулардан савыктырган иде. Болар: Гайсә җиде җенне куып чыгарган магдалалы Мәрьям, 3Һируд йортында идарә итүче Хузас исемле кешенең хатыны Йохана, шулай ук Сусанна һәм күп кенә башка хатыннар. Әлеге хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үз хисапларына ярдәм итә иде.
Орлык чәчүче турында гыйбрәтле хикәя
(Маттай 13:1-23; Марк 4:1-25)
4Гайсә янына төрле шәһәрләрдән шактый күп халык җыелгач, Ул аларга гыйбрәтле бер хикәя сөйләде:
5– Менә бер кеше чәчүгә чыккан ди. Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшеп тапталган, һәм аны кошлар чүпләп бетергән. 6Икенче бер өлеше ташлы туфракка төшкән һәм, тишелеп чыкса да, дым булмаганга кипкән. 7Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак, үсеп, орлыкны басып киткән. 8Уңдырышлы җиргә төшкән башка орлыклар исә үсеп киткән һәм йөз тапкыр артыграк уңыш биргән.
Сөйләп бетергәч, Гайсә, тавышын күтәрә төшеп:
– Колагы булганнар – ишетсен! – диде.
9Гайсәнең шәкертләре Аңардан:
– Бу гыйбрәтле хикәянең мәгънәсе нидә? – дип сорады.
10Ул аларга:
– Сезгә Аллаһы Патшалыгының серләре ачылган, ә башкаларга Мин кинаяләп сөйлим, – диде. – Шулай итеп, алар карыйлар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, ләкин төшенмиләр.
11Гыйбрәтле хикәянең мәгънәсе исә менә мондый: орлык – Аллаһы сүзе ул. 12Юл буена төшкән орлыклар – чәчкән сүзне ишетүчеләр, әмма алар ышанып котылмасын өчен, иблис, килеп, алар күңелендәге сүзне алып китә. 13Ташлы урынга төшкән орлыклар – сүзне шатланып кабул итүчеләр, әмма тамыры булмаганга, аларның ышануы кыска вакытлы, һәм сыналган чакта алар кире чигенә. 14Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар исә – сүзне ишетүчеләр, әмма тормыш мәшәкатьләре аркасында, байлык-ләззәт артыннан куып, ишеткән сүзләре басылып кала, һәм сүз уңыш бирми. 15Ә уңдырышлы җиргә төшкән орлыклар – сүзне ишетүчеләр һәм саф-ихлас күңелләрендә аны саклаучылар. Андыйлар, түземлек күрсәтеп, уңыш бирә.
Янып торган шәмне шәмдәлгә куялар
16Шәмгә ут алгач, беркем дә аны савыт белән капламый, сәке астына да куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта. 17Чөнки һичбер яшерен нәрсә – фаш ителми, һичбер сер беленми, ачылмый калмас. 18Шул сәбәпле, ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Кемдә бар – шуңа күбрәк бирелер, ә кемдә юк икән, «миндә бар» дип уйлаганы да тартып алыныр.
Гайсәнең анасы һәм туганнары
(Маттай 12:46-50; Марк 3:31-35)
19Гайсә янына анасы белән энеләре килделәр һәм халык күп булганлыктан янына керә алмадылар.
20– Анаң белән энеләрең тышта көтеп тора. Алар Сине күрергә тели, – дип Гайсәгә кереп әйткәч, 21Ул:
– Минем анам һәм туганнарым – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр, – дип җавап бирде.
Гайсәнең давылны тынычландыруы
(Маттай 8:23-27; Марк 4:35-41)
22Шулай беркөнне Гайсә белән шәкертләре көймәгә утырдылар.
– Күлнең аръягына чыгыйк, – диде Ул, һәм алар кузгалып киттеләр.
23Көймәдә барганда, Гайсә йокыга талды. Ул арада күлдә көчле давыл күтәрелеп, көймәгә су тула башлады – аларның хәле куркыныч иде.
24Шәкертләре, янына килеп, Гайсәне уяттылар.
– Остаз! Остаз! Батабыз! – дип кычкырды алар.
Гайсә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды, һәм алар тынып калдылар, әйләнә-тирәдә тынлык урнашты.
25– Ышануыгыз кайда сезнең? – дип сорады Гайсә шәкертләреннән.
Котлары алынган шәкертләр, гаҗәпләнеп, бер-берсенә:
– Кем соң Ул? Җилгә дә, дулкыннарга да әмер бирә, һәм алар Аңа буйсына, – диештеләр.
Гайсәнең җенле кешене савыктыруы
(Маттай 8:28-34; Марк 5:1-20)
26Көймәдәгеләр Гәлиләя өлкәсе каршында, аргы ярда урнашкан Герәсә җиренә килеп җиттеләр. 27Гайсә ярга чыккач, Аңа шундагы каланың җен кагылган бер кешесе килеп очрады. Ул инде күптәннән өстенә киенми, өендә түгел, ә кабер-мәгарәләрдә#8:27 …кабер-мәгарәләрдә… – яһүдиләр мәетне тауда тишеп ясалган кабер-мәгарәгә куйганнар. яши иде. 28Гайсәне күрүгә, ул акыра-акыра Аның алдына килеп егылды һәм:
– Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә! Сиңа миннән ни кирәк? Үтенеп сорыйм: газаплама мине, – дип кычкырды, 29чөнки Гайсә явыз рухка ул кешедән чыгарга боерган иде. (Явыз рух әлеге адәмне инде күптәннән газаплаган; аны богаулап, чылбырлар белән бәйләп сакласалар да, ул кеше богауларны өзә, һәм җен аны чүлләргә куып алып китә торган булган.)
30Гайсә аңардан:
– Исемең ничек синең? – дип сорады.
– Гаскәр#8:30 Гаскәр – грекча «легион», римлыларның 6000 сугышчыдан торган иң зур хәрби төркеме., – диде ул, чөнки аның эченә бихисап күп җеннәр оялаган иде.
31Җеннәр Гайсәдән үзләрен төпсез упкынга җибәрмәвен үтенделәр. 32Шул тирәдә, тау битендә, шактый зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде. Җеннәр Гайсәдән шул дуңгызлар эченә керергә рөхсәт сорадылар. Ул рөхсәт итте. 33Җеннәр, теге адәмнән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм дуңгыз көтүе шунда текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде. 34Бу хәлне күреп торган көтүчеләр торып йөгерделәр һәм шәһәр-авылларда шул хакта сөйләп бирделәр. 35Кешеләр ни булганын күрергә дип шул урынга киттеләр. Гайсә янына килеп җиткәч алар җеннәрдән котылган адәмнең киенгән һәм акылына килгән хәлдә Гайсә янында утыруын күреп шомланып калдылар. 36Биредә булган хәлләрне күрүчеләр җен кагылган адәмнең ни рәвешле савыгуын аларга сөйләп бирделәр. 37Герәсә төбәгендә яшәүче халык, куркуга төшеп, Гайсәнең бу җирләрдән китүен үтенде. Гайсә көймәгә утырып юлга кузгалганда, 38-39җеннәрдән арынган теге кеше Аңардан:
– Синең белән китәргә рөхсәт ит, – дип ялварып сорады.
Әмма Гайсә:
– Өеңә кайт та Аллаһы синең өчен нәрсә эшләгәнне сөйлә, – дип, аны кайтарып җибәрде.
Әлеге кеше, китеп, аның өчен Гайсәнең нәрсә эшләгәнен бөтен шәһәр буйлап сөйләп йөрде.
Гайсәнең авыру хатынны һәм үле кызны терелтүе
(Маттай 9:18-26; Марк 5:21-43)
40Гайсәнең әйләнеп кайтуын барысы да көтә иде, шуңа күрә җыелган халык Аны шатланып каршы алды. 41Шулчак гыйбадәтханә башлыгы Яһир Гайсәнең аягына егылды да ялынып-ялварып үзенең өенә чакырды, 42чөнки унике яшьтәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята икән. Яһирның өенә барган чакта, Гайсәне һәр яктан кысрыклап бик күп халык иярде. 43Алар арасында унике ел дәвамында кан китүдән газапланган бер хатын да бар иде. Бөтен байлыгын табибларга сарыф итсә дә, аны беркем савыктыра алмаган. 44Шул хатын, арттан килеп, Гайсә киеменең чабуына орынды – һәм кан китү шундук туктады.
45– Кем кагылды Миңа? – дип сорады Гайсә.
Барысы да баш тарткач, Петер:
– Остаз! Халык Сине урап алган, бар яктан кысрыклыйлар! – диде.
46Ләкин Гайсә:
– Кемдер Миңа орынды, Мин Үземнән көч китүен сиздем, – диде.
47Шулчак теге хатын, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде дә, Аның алдына егылып, ни өчен кагылуын һәм ничек итеп шундук савыгуын бөтен халык алдында сөйләп бирде. 48Гайсә аңа:
– Кызым, сине ышануың савыктырды! Имин йөр, – диде.
49Гайсә шулай дип сөйләп торганда, гыйбадәтханә башлыгының өеннән кешеләр килде һәм Яһирга:
– Кызың вафат, Остазны борчыма инде, – диде.
50Әмма Гайсә, шул сүзләрне ишетеп, Яһирга:
– Курыкма, тик ышан гына, һәм кызың савыгачак, – диде.
51Яһирның өенә килеп җиткәч Гайсә Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан һәм кызның ата-анасыннан башка берәүгә дә Үзе белән керергә рөхсәт итмәде. 52Йортта барысы да елый, кыз өчен хәсрәтләнә иде. Әмма Гайсә:
– Еламагыз, үлмәгән ул, бары йоклый гына, – диде.
53Аңардан көләргә тотындылар, чөнки кызның үлүен беләләр иде. 54Гайсә кызны кулыннан алды һәм тавышын күтәрә төшеп:
– И кыз бала, тор, – диде.
55Кызга җан керде, һәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә исә кызга ашарга бирергә кушты. 56Кызның ата-анасы хәйран калды. Ә Гайсә аларга, бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәгез, дип боерды.
Currently Selected:
Лүк 8: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025