YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 5

5
Гайсәнең беренче шәкертләре
(Маттай 4:18-22; Марк 1:16-20)
1Беркөнне Геннисарет күле#5:1 Геннисарет күле – бу күлне Гәлиләя күле дип тә атаганнар. буена җыелган халык, Аллаһы сүзен тыңларга теләп, Гайсәне төрле яклап кысрыклый башлады. 2Шунда Ул яр буендагы ике көймәне күрде. Балыкчылар, әлеге көймәләрдән чыгып, ятьмәләрен юа иде. 3Гайсә көймәләрнең берсенә – Шимунныкына керде дә ярдан бераз арырак китәргә сорады һәм көймәдә утырган килеш халыкны өйрәтә башлады.
4Сүзен тәмамлагач Ул:
– Шимун, ятьмәләрегезне тирәнрәк урынга китеп салыгыз, – диде.
5Шимун Аңа:
– Остаз! Без төн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Әмма Син кушкач, ятьмәне салам, – дип җавап бирде.
6Ятьмә салгач, бик күп балык электе, хәтта ятьмәләре ертыла башлады. 7Шуннан балыкчылар, икенче көймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләр килгәч, бергәләп ике көймәне дә шыгрым тутырдылар – көймәләре аздан гына батмый калды. 8Шимун-Петер, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды да:
– Хакимем, якын килмә миңа, мин гөнаһлы кешемен! – диде.
9-10Шимун һәм аның белән булган кешеләр – шул исәптән Зебедей угыллары Ягъкуб белән Яхъя да – тотылган балыкның күплегеннән куркып калдылар. Гайсә Шимунга:
– Курыкма, бүгеннән башлап син инде балык түгел, кеше аулый#5:9-10 …кеше аулый… – Гайсә биредә кешеләрне Аллаһы юлына алып килүне балык тоту белән чагыштыра. башларсың, – диде.
11Көймәләрен ярга тартып чыгаргач, балыкчылар бөтен нәрсәләрен калдырып Гайсәгә ияреп киттеләр.
Гайсәнең махаулы адәмне савыктыруы
(Маттай 8:1-4; Марк 1:40-45)
12Гайсә тукталган шәһәрләрнең берсендә тәнен махау зәхмәте баскан бер кеше килде дә, Гайсәне күреп, йөзтүбән капланды һәм:
– Әфәндем! Теләсәң, мине савыктыра алыр идең, – дип ялварды.
13Гайсә кулын сузып аңа орынды һәм:
– Әйе, телим. Савык! – диде.
Теге кеше шундук махау зәхмәтеннән котылды. 14Гайсә аңа бу турыда беркемгә сөйләмәскә кушты, аннары:
– Руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп, Муса канунында таләп ителгәнчә, корбан китер, – дип өстәде.
15Әмма Гайсә турындагы хәбәр таралганнан-тарала барды. Аны тыңлар һәм чир-хасталардан дәва алыр өчен янына берөзлексез кешеләр агылды. 16Гайсә Үзе исә еш кына аулак урыннарга китә һәм шунда дога кыла иде.
Гайсәнең паралич суккан кешене савыктыруы
(Маттай 9:1-8; Марк 2:1-12)
17Беркөн шулай Гайсә халыкны өйрәткән вакытта тыңлаучылар арасында Гәлиләянең һәм Яһүдиянең барлык авылларыннан, Иерусалимнән килгән фарисейлар һәм Канун белгечләре дә утыра иде. Гайсәгә Раббыдан авыруларны савыктыру кодрәте бирелгән иде. 18Шунда берничә ир-ат паралич суккан бер кешене ятагы белән күтәреп алып килде дә Гайсә каршына илтеп салыр өчен өйгә кермәкче булды. 19Әмма халык арасыннан үтә алмаганга, алар өй түбәсенә менеп чирәпне сүттеләр дә авыруны ятагы белән бергә Гайсә алдына төшерделәр. 20Гайсә, аларның ышануларын күреп, авыру адәмгә:
– Дустым, синең гөнаһларың кичерелде, – диде.
21Канун белгечләре һәм фарисейлар үзара:
– Көфер сүз сөйләүче бу Кеше кем соң? Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – диештеләр.
22Гайсә аларның уйларын белеп:
– Ни өчен күңелегездә шундый уйлар йөртәсез? 23Нәрсә дип әйтү җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дипме, әллә «тор да йөреп кит» дипме? 24Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз, – дип әйтте, аннары паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп, – сиңа әйтәм, урыныңнан тор да ятагыңны алып өеңә кайт! – диде.
25Теге шундук барысының күз алдында торды да, ятагын алып, Аллаһыны данлый-данлый өенә кайтып китте. 26Бөтенесе дә таң калып Аллаһыны данлады.
– Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диде алар шомланып.
Гайсәнең Левине чакыруы
(Маттай 9:9-17; Марк 2:13-22)
27Шуннан Гайсә ул йорттан чыгып китте. Салым җыя торган урынга җиткәч, шунда утырган Леви исемле салым җыючыны күрде.
– Миңа ияр! – диде Ул аңа.
28Леви торды да, бөтен эшен калдырып, Гайсә артыннан китте; 29аннары үзенең өендә Гайсә хөрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Кунаклар арасында салым җыючылар да, башка кешеләр дә күп иде. 30Фарисейлар һәм Канун белгечләре, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә:
– Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диде.
31Гайсә аларга:
– Табиб сәламәт кешеләргә түгел, бәлки авыруларга кирәк. 32Мин тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны тәүбәгә чакырырга килдем, – дип җавап бирде.
Ураза тоту турындагы сорау
(Маттай 9:14-17; Марк 2:18-22)
33Шуннан алар Гайсәгә:
– Яхъяның да, фарисейларның да шәкертләре еш кына ураза тота һәм дога кыла, ә Синекеләр ашый һәм эчә, – диделәр.
34Гайсә аларга:
– Кияү яннарында булганда, туйдагы кунакларны ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы? 35Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта уразалы булырлар, – диде.
36Ул аларга кинаяле бер хикәя сөйләде:
– Берәү дә яңа киемнән ямаулык кисеп алып иске киемне ямамас, югыйсә яңасы да бозылыр, иске киемгә яңа тукымадан салынган ямаулык та килешмәс. 37Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка#5:37 Турсык – сыеклык өчен зур күн капчык. салмас, югыйсә яңа шәраб турсыкны тишәр – шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр. 38Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар. 39Беркем дә иске шәрабны эчкәннән соң яңасын эчәргә теләмәс, искесе яхшырак шул, дияр.

Currently Selected:

Лүк 5: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in