Лүк 4:9-12
Лүк 4:9-12 ИНҖ2025
Шуннан соң иблис Аны Иерусалимгә алып килде дә Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды һәм: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, шушы урыннан түбән ташлан! Язмада: «Аллаһы Үзенең фәрештәләренә Сине кайгыртырга әмер бирер. Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас», – дип әйтелгән бит, – диде. Гайсә аңа җавап итеп: – Язмада: «Раббы Аллаңны сынама», – дип әйтелгән, – диде.





