Лүк 17
17
Иман һәм гөнаһ
(Маттай 18:6-7, 21-22)
1Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде:
– Гөнаһ кылыр өчен сәбәпләр һаман туа торыр, әмма кешеләрне гөнаһка этәрүчегә – кайгы! 2Шушы садә балаларның берәрсен юлдан яздыручыны муенына тегермән ташы асып диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде. 3Кылган гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз. Туганың сиңа карата гөнаһ кылса, аны шелтәлә, ә инде гаебен танып үкенсә – кичер; 4сиңа карата көнгә җиде тапкыр гөнаһ кылып, гөнаһ кылган саен яныңа килеп: «Мин гаепле», – дисә, кичер аны.
5Хаким Гайсәгә рәсүлләр:
– Иманыбызны ныгытсаң иде, – диделәр.
6Аларга җавап итеп Ул болай диде:
– Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу ефәк агачына: «Тамырың белән кубып чык та диңгезгә күчеп тамыр җибәр!» – дип әйтә калсагыз, ул сезне тыңлар иде.
7Әйтик, сезнең хезмәтчегез җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайтты ди. Сезнең кайсыгыз аңа: «Әйдә, тизрәк ашарга утыр», – дип әйтер икән? 8Киресенчә: «Кичке ашны әзерлә дә, билеңне буып, мин ашап-эчкән вакытта хезмәт күрсәт; аннары үзең ашап-эчәрсең», – дип әйтмәссезме икән? 9Кушканны эшләгән хезмәтчегезгә рәхмәт әйтеп тормассыз бит. 10Шулай итеп, сез дә кушканның һәммәсен үтәгәннән соң: «Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуны гына башкардык», – диегез.
Махаулы ун кешенең савыгуы
11Иерусалимгә барышлый Гайсә Самарея белән Гәлиләя арасындагы чик буйлап үтте. 12Бер авылга кергәндә, Аңа махаулы ун кеше очрады. Алар еракта ук туктап калып:
13– Гайсә! Остаз! Кызган безне! – дип кычкырдылар.
14Аларны күрүгә Ул:
– Барыгыз, руханиларга күренегез, – диде.
Тегеләр китеп бардылар һәм әле юлда чакта ук чирләреннән арындылар. 15Аларның берсе, үзенең савыгуын күреп, кире әйләнеп килде дә кычкырып-кычкырып Аллаһыга дан-шөһрәтләр яудырды; 16аннары, Гайсәнең аягына егылып, Аңа рәхмәтләрен укыды. Әлеге кеше самареяле иде. 17Гайсә аңардан:
– Уныгыз да савыкмадымыни? – дип сорады. – Калган тугызыгыз кайда соң? 18Аллаһыга рәхмәт белдерү өчен, читтән килгән шушы кешедән башка берсе дә кире әйләнеп килмәдемени?
19Шуннан Гайсә аңа:
– Тор һәм юлыңда бул. Сине ышануың савыктырды, – диде.
Аллаһы Патшалыгының килүе
(Маттай 24:23-28, 37-41)
20Фарисейлар Гайсәдән:
– Аллаһы Патшалыгы кайчан килер? – дип сорады.
Ул аларга:
– Аллаһы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс. 21Беркем дә: «Менә ул монда» яки «әнә тегендә», – дип әйтмәс. Чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада#17:21 …сезнең арада… – грек телендәге төп нөсхәдә бу сүзләрне «сезнең эчегездә» дип тә аңларга мөмкин., – дип җавап кайтарды.
22Шәкертләренә мөрәҗәгать итеп Гайсә:
– Шундый вакыт килер, Адәм Углы көннәренең берсен генә булса да күрергә теләрсез, әмма күрә алмассыз, – диде. – 23Сезгә «кара, Ул анда» яки «кара, Ул монда» дип әйтерләр, ләкин Аны күрергә дип беркая да торып чапмагыз. 24Адәм Углының кайтуы күкнең бер читеннән икенче читенә кадәр ялтырап киткән яшен яктысы кебек булыр. 25Әмма башта Аңа күп газаплар кичерергә һәм бүгенге буын кешеләре тарафыннан кире кагылырга туры килер.
26Нух заманында ничек булса, Адәм Углы кабат килгәндә дә шулай булыр. 27Нух үзенең көймәсенә аяк баскан көнгә кадәр дә кешеләр шулай ук ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Шуннан туфан сулары калкып һәммәсен һәлак иткән. 28Лут заманында да шулай булган: кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, төзегәннәр. 29Әмма Лут Сәдүм шәһәреннән чыккан көнне, күктән ут һәм күкерт яңгыры явып аларның барысын һәлак иткән. 30Адәм Углы кайткан көнне дә шулай булыр. 31Ул көнне өй түбәсендә булган кеше, әйберләрем калган дип, өйгә кереп тормасын; кырдагы кеше дә өенә кайтмасын. 32Лут хатыны белән нәрсә булганны исегездән чыгармагыз! 33Җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә җанын югалткан кеше аны саклап калыр. 34Сезгә әйтәм: ул төнне бер түшәктә яткан ике кешенең берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. 35Бергәләп ашлык тарткан ике хатынның берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. [36]#17:36 Кайбер кулъязмаларда 36 нчы аять тә бар: «Кырда булган ике кешенең берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр».
37Аның бу сүзләреннән соң шәкертләре:
– Хакимебез, бу хәл кайда булыр? – диделәр.
Ул аларга:
– Үләксә кайда ятса, козгыннар шунда җыелыр, – дип җавап бирде.
Currently Selected:
Лүк 17: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: