Лүк 15
15
Югалган сарык турында гыйбрәтле хикәя
(Маттай 18:12-14)
1Салым җыючылар һәм гөнаһлы башка кешеләр, Гайсәне тыңлар өчен, Аның янына җыелдылар. 2Фарисейлар һәм Канун белгечләре исә:
– Бу Кеше гөнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар.
3Шуннан Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
4– Әйтик, берегезнең йөз сарыгы булып, шуларның берсен ул югалтса, туксан тугызын кырда калдырып, шул югалганын тапканчы эзләмәсме әллә? 5Ә инде аны тапкач, шатланып, җилкәсенә салып алып кайтыр. 6Өенә кайткач исә, дусларын һәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки югалган сарыгымны таптым», – дияр. 7Хак сүз әйтәм сезгә: тәүбәне кирәксенмәгән туксан тугыз тәкъвага караганда, гөнаһлы бер кешенең тәүбәгә килүенә күкләрдә дә күбрәк шатланырлар.
Югалган көмеш тәңкә турында гыйбрәтле хикәя
8Гайсә тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
– Ун көмеш тәңкәнең#15:8 …ун көмеш тәңкәнең… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «ун драхманың»; бер драхма бер динарга тигез булган. берсен югалткан хатынны алыйк: шәм яндырып, идәннәрен себереп, шуны тапканчы эзләмәсме әллә? 9Ә тапкач, дусларын һәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр. 10Сезгә әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай шатланырлар.
Юлдан язган угыл турында гыйбрәтле хикәя
11Гайсә сөйләвен дәвам итте:
– Бер кешенең ике углы булган ди. 12Шуларның кечерәге атасына: «Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бүлеп бир», – дигән. Атасы үзенең милкен угылларына бүлеп биргән. 13Берничә көн үткәч, кече углы үз өлешен саткан да, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән һәм анда, азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән. 14Ул шулай бөтен байлыгын туздырып бетергәннән соң, бу илдә бик каты ачлык башланып, егет мохтаҗлыкта калган. 15Шуннан ул җирле бер кешегә эшкә ялланган, һәм теге аны үзенең басуына дуңгыз көтәргә җибәргән. 16Егет шулкадәр ачка интеккән, хәтта дуңгызлар ашый торган азыкка да шат буласы икән, ләкин аңа беркем бернәрсә бирмәгән. 17Шуннан ул, акылына килеп: «Атамның күпме ялчысы туйганчы ризык ашый, ә мин монда ачка тилмерәм! 18Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, 19инде синең углың дип аталырга да лаек түгелмен; ялчыларыңның берсе булырга рөхсәт ит миңа“, – дип әйтим», – дигән дә 20атасы янына кайтып киткән. Атасы аны, ерактан ук күреп алып, бик кызганган, каршына йөгереп барып кочаклап үпкән. 21Углы исә аңа: «Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, инде синең углың дип аталырга лаек түгелмен», – дигән. 22Әмма атасы үзенең хезмәтчеләренә: «Тиз генә аңа затлы киемнәр алып килегез, бармагына – йөзек, аягына сандал бирегез. 23Аннары симертелгән берәр бозауны чалыгыз. Сыйланыйк, күңел ачыйк! 24Минем бу углым үлгән иде – хәзер терелде, югалган иде – инде табылды», – дигән, һәм алар бәйрәм итә башлаганнар.
25Аның өлкән углы исә бу вакытта кырда булган. Өенә кайтып җитәрәк ул, җыр-бию тавышлары ишетеп, 26хезмәтчеләрнең берсен чакырган да: «Бу ни хәл?» – дип сораган. 27Хезмәтче аңа: «Синең энең кайтты, аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атаң симертелгән бозау чалдырды», – дигән. 28Өлкән угылның моңа ачуы килгән, һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Атасы, чыгып, аның өйгә керүен үтенгән. 29Әмма атасына җавап итеп ул: «Менә, мин сиңа күпме еллар кол сыман хезмәт итәм, кушканыңны һич үтәми калганым юк, алай да дусларым белән күңел ачарга синең миңа беркайчан кәҗә бәтие дә биргәнең булмады. 30Ә инде милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу углың кайткач, аның өчен симертелгән бозау чалдыргансың!» – дигән. 31Атасы исә аңа: «Углым, син һәрвакыт минем янда, минем бөтен нәрсәм – синеке. 32Шатланырга, күңел ачарга безнең сәбәп бар, чөнки энең үлгән иде – хәзер терелде, югалган иде – инде табылды», – дип әйткән.
Currently Selected:
Лүк 15: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: