Лүк 12
12
Гайсәнең икейөзлелек турында кисәтүе
1Шул арада меңләгән кеше җыелып бер-берсен кысрыклый башлады. Иң әүвәл Гайсә Үзенең шәкертләренә төбәп сөйләде:
– Фарисейлар ачыткысыннан, ягъни икейөзлелектән сакланыгыз! 2Бер генә яшерен нәрсәнең дә беленмичә һәм бер генә сернең дә ачылмыйча калганы юк. 3Шуңа күрә караңгыда сөйләгән сүзегез көн яктысында ишетелер, һәм эчке бүлмәдә колакка пышылдап әйткәнегез өй түбәсеннән яңгырар.
Аллаһыдан куркыгыз!
(Маттай 10:17-20, 28-33)
4Сез дусларыма шуны әйтәм: бәдәнне үтерүчеләрдән курыкмагыз – шуннан артыгын алар эшли алмый. 5Кемнән куркырга кирәклеген Мин сезгә әйтәм: үтергәннән соң кешене җәһәннәмгә ташларга кодрәте җиткән Аллаһыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аңардан куркыгыз! 6Биш чыпчык ике бакыр тәңкәгә#12:6 Ике бакыр тәңкә – грек телендәге төп нөсхәдә: ике ассарион. Бер ассарион 1/16 динарга тигез. сатыла түгелме? Әмма Аллаһы аларның берсен-бер онытмый. 7Сезнең исә башыгыздагы чәч бөртеге дә санаулы. Курыкмагыз, сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.
8Әйтәм бит: Мине кешеләр алдында таныган һәркемне Адәм Углы да Аллаһы фәрештәләре алдында таныр. 9Ә инде берәрсе кешеләр алдында Миннән ваз кичсә, Мин дә Аллаһы фәрештәләре алдында аңардан ваз кичәрмен. 10Адәм Углына каршы сүз әйтүче һәркем кичерелер, әмма Изге Рухка карата көфер сүз әйтүче кичерелмәс. 11Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар һәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек якларбыз яки нәрсә сөйләрбез, дип борчылмагыз: 12сезгә нәрсә әйтәсен Изге Рух шул сәгатьтә Үзе өйрәтер.
Акылсыз бай турында гыйбрәтле хикәя
(Маттай 6:19-21, 25-34)
13Халык арасыннан берәү Гайсәгә:
– Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде, – диде.
14Гайсә аңардан:
– Дустым, сезгә хөкем чыгарырга яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде? – дип сорады, аннары 15халыкка мөрәҗәгать итеп, – карагыз аны, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кешенең гомере мал-мөлкәтенең күплегенә бәйләнмәгән, – диде.
16Шуннан соң Гайсә аларга бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
– Бер байның ашлыгы бик уңган, һәм 17күңеленнән ул болай дип уйлаган: «Инде миңа нәрсә эшләргә? Ашлыгымны саклар урын юк». 18Шуннан ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә зуррак амбарлар салыйм һәм бөтен ашлыгымны, бар малымны шунда җыйыйм. 19Әнә шуннан соң үземә: „Синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр“, – диярмен». 20Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй акылсыз! Шушы төндә җаның синнән алыныр. Җыйган малың кемгә калыр соң?» 21Үзе өчен хәзинә туплап, Аллаһы хуплаган байлыкны туплау турында уйламаган һәркем белән менә шулай булыр.
22Аннары Гайсә Үзенең шәкертләренә болай диде:
– Әнә шуның өчен Мин сезгә: «Җан асрар өчен нәрсә белән тукланыйм, тәнемне каплар өчен нәрсә киим дип борчылмагыз», – дим. 23Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк бит. 24Әнә козгыннарга карагыз: алар чәчми дә, урмый да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Сез исә кошларга караганда күпкә кадерлерәк бит. 25Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? 26Шулай булгач, әнә шундый кечкенә нәрсәне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башкасы өчен кайгырырга?
27Кыр чәчәкләренә карагыз, әнә ничек үсәләр: алар эшләми дә, эрләми дә; ләкин, сезгә әйтәм: хәтта Сөләйман патша да никадәр мәһабәт булмасын, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган. 28Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне ничек киендермәсен инде, и сай иманлылар! 29Шулай булгач, ни ашарбыз, ни эчәрбез, дип кайгырмагыз һәм хафаланмагыз. 30Дөньяда халыкларның#12:30 …халыкларның… – ягъни мәҗүсиләрнең. төп кайгысы шулдыр, ә Атагыз шушы нәрсәләргә мохтаҗ булуыгызны белә. 31Сез исә Аллаһы Патшалыгын эзләгез, һәм сезгә шушы нәрсәләрнең барысы да өстәп бирелер. 32Әй кечкенә көтү, курыкма! Атагыз Патшалыкны сезгә тапшыруны хуш күрде. 33Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака өләшегез. Үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, һич тә кимеми торган хәзинәне күктә туплагыз – анда карак та тия алмас, көя дә төшмәс. 34Хәзинәгез кайда, күңелегез дә шунда булыр.
Һәрвакыт әзер булыгыз
(Маттай 24:42-44)
35-36Хуҗасының туйдан кайтуын көтеп, ул шакуга ишек ачарга әзер торган хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер булыгыз: билегездәге пута – буылган, яктырткычларыгызга ут алынган булсын. 37Хуҗалары, әйләнеп кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, шул хезмәтчеләр бәхетле. Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗа үзенең билен бәйләр дә, аларны өстәл янына утыртып, үзе хезмәт күрсәтеп йөрер. 38Әгәр ул, төн уртасында яки тагын да соңрак кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, шул хезмәтчеләр бәхетле. 39Сезгә мәгълүмдер: әгәр хуҗа кеше каракның кайсы сәгатьтә киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде. 40Сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә килер.
Ышанычлы һәм ышанычсыз хезмәтчеләр
(Маттай 24:45-51)
41Шулчак Петер Гайсәдән:
– Хакимем! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнең өчен генә сөйлисеңме, әллә бар кеше өченме? – дип сорады.
42Хаким Гайсә болай дип җавап кайтарды:
– Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы идарәче нинди була? 43Хуҗа кеше, өенә кайтып, аның тиешенчә эшләвен күрсә, әнә шул хезмәтче бәхетле. 44Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр. 45Ә инде әлеге хезмәтче: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, башка хезмәтче ирләрне, хатыннарны кыйнаса, ашап-эчеп һәм исереп йөрсә, 46хуҗасы ул көтмәгән көндә, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр. 47Хуҗасының ихтыярын белеп тә, әзер булып тормаган һәм ул кушканча эшләмәгән хезмәтче бик каты кыйналыр, 48ә хуҗасының ихтыярын белмичә җәзага лаек эш кылган адәм азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелгән булса, аңардан күп таләп ителер; кемгә күп ышанып тапшырылган булса, аңардан күбрәк соралыр.
Мин аерыр өчен килдем
(Маттай 10:34-36)
49Мин җиргә ут алып килдем һәм ул утның инде янып китүен телим! 50Әмма Мин авыр сынаулар үтәргә тиешмен һәм шул сынауларның бетүен интегеп көтәм! 51Сез Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйлыйсызмы? Юк, Мин аерыр өчен килдем. 52Моннан ары бер өйдә яшәгән биш кеше бер-берсенә каршы булыр, өчесе – икесенә, ә икесе өчесенә каршы чыгар. 53Атасы – углына, углы – атасына, анасы – кызына, кызы – анасына, кайнанасы – килененә, килене кайнанасына каршы булыр.
Заман билгеләре
(Маттай 5:25-26; 16:2-3)
54Гайсә янә халыкка мөрәҗәгать итте:
– Көнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә, сез, яңгыр явар, дисез; һәм шулай була да. 55Көньяктан җил иссә, эссе булыр, дисез; һәм шулай була да. 56Икейөзлеләр! Җирне һәм күк йөзен күзәтеп, сез һава торышын әйтә аласыз, әмма ни өчен соң нинди заман җиткәнен аңлата алмыйсыз? 57Ни өчен сез нәрсәнең дөрес икәнлеген үзегез хәл итмисез? 58Дәгъвачың сине хөкемче янына алып барганда, аның белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хөкемче каршына ирексезләп алып барыр, ә хөкемче сине җәзалаучыга тапшырыр, җәзалаучы исә зинданга ябар. 59Хак сүз әйтәм: бурычыңны актык тиененә#12:59 Тиен – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «лептон». Лептон – грекларның иң вак акча берәмлеге. Йөз егерме сигез лептон бер динарга – хезмәтченең бер көнлек эш хакына тигез. кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың.
Currently Selected:
Лүк 12: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: