YouVersion Logo
Search Icon

Яһүдәнең хаты 1

1
1Гайсә Мәсих колы, Ягъкубның бертуган кардәше Яһүдәдән Атабыз Аллаһы тарафыннан чакырылганнарга, Аның сөеклеләренә, Гайсә Мәсих өчен сакланганнарга сәлам! 2Сезгә шәфкать, иминлек һәм мәхәббәт мул итеп бирелсен!
Ялган пәйгамбәрләрнең хөкем ителүе
(II Петернең хаты 2:1-17)
3Газиз дусларым! Һәрберебезне көткән котылу турында сезгә бик язасым килсә дә, Аллаһының изге халкына бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелгән иманны яклауның кирәклеген исегезгә төшерергә булдым. 4Чөнки арагызга сиздерми генә имансыз кешеләр үтеп керде, һәм үзләренең азгынлыгын аклар өчен алар Аллабызның мәрхәмәтен бозып күрсәтәләр, бердәнбер Хөкемдарыбыз һәм Хакимебез Гайсә Мәсихне инкяр итәләр. Аларны көткән хөкем турында Язмада инде күптән әйтелгән.
5Боларның барысын белсәгез дә, хәтерегезгә төшерергә телим: Раббы халыкны Мисырдан алып чыгып коткарса да, ышанмаучыларны соңыннан һәлак итә. 6Үзенә бирелгән хакимлекне сакламаган һәм торакларын ташлап киткән фәрештәләрне дә Раббы, мәңгелек богаулар белән бәйләп, бөек хөкем көненә кадәр тирән караңгылыкта тота. 7Аларга охшап фәхешлеккә, җенси азгынлыкка бирелгән Сәдүм белән Гамура#1:7 Сәдүм, Гамура – Үле диңгез буендагы тигезлектә урнашкан биш шәһәрнең икесе. Шунда яшәүчеләрнең гөнаһлары аркасында Аллаһы, күктән ут яудырып, әлеге шәһәрләрне юкка чыгарган. һәм шул тирәдәге калаларның халкы да, гыйбрәтле мисал буларак, мәңгелек ут җәзасына дучар ителә.
8Шулай ук бу кешеләр дә, төштә күргәннәренә сылтап, тәннәрен нәҗесли, Раббы хакимлеген инкяр итә, күктәге көчләргә яла яга. 9Хәтта баш фәрештә Микәил дә, Мусаның гәүдәсе хакында иблис белән бәхәсләшкәндә, иблисне яманларга һәм гаепләргә батырчылык итми, «сине Аллаһы шелтәләсен» дип кенә әйтеп куя. 10Бу адәмнәр исә үзләре аңламаган һәммә нәрсәне яманлый; алар, аңсыз хайваннар кебек, табигый теләкләренә бирелеп яши, һәм нәкъ шул аларны һәлак итә дә.
11Кайгы аларга! Чөнки алар Кабил#1:11 Кабил – Адәм белән Һаваның беренче углы; ул үзенең энесе Һабилне үтергән. юлыннан баралар; акча хакына Билгамның ялгышын кабатлыйлар; Корах#1:11 Корах – Аллаһы тарафыннан сайланган юлбашчылар Муса һәм Һарунга каршы күтәрелгән фетнәчеләр башлыгы. кебек, фетнә чыгарган өчен һәлак булалар.
12Мәхәббәт табыннарыгызда#1:12 Мәхәббәт табыннарыгызда… – иман итүчеләр еш кына бергә җыелып ашап-эчкәннәр; әлеге җыелышларны шулай атаганнар. бу кешеләр – кара тап: алар, уңайсызлану белмичә, үзләрен генә кайгыртып табын корып утыралар. Алар – җил куып йөрткән кысыр болытлар, көзен җимеш бирми торган, ике тапкыр үлгән, тамыры белән йолкынган агачлар. 13Алар – хурлыклы эшләренең күбеге белән капланган давыллы диңгез дулкыннары. Алар – мәңгелек караңгылыкта адашып йөрергә дучар ителгән йолдызлар.
14-15Адәм нәселенең җиденче буындагы нәсел варисы Ханох, алар хакында пәйгамбәрлек итеп, болай дигән: «Әнә, Үзенең исәпсез-хисапсыз изгеләре белән Раббы килә. Ул бөтен адәмнәрне хөкем итәр, кылган имансыз эшләре өчен һәрбер имансыз бәндәне, Аның хакында сөйләгән барлык әдәпсез сүзләре өчен денсез гөнаһлыларны җәзага тартыр». 16Язмышларыннан риза булмаган, туктаусыз сукранучы бу кешеләр үзләренең теләк-нәфесләре буенча гына гамәл кылалар, купшы сүзләр сөйләп, үз файдаларын кайгыртып, башкаларга ялагайланып йөриләр.
Кисәтүләр һәм киңәшләр
17Сез исә, газиз дусларым, Хакимебез Гайсә Мәсихнең рәсүлләре тарафыннан алдан әйтелгән сүзләрне истә тотыгыз. 18Алар сезгә: «Соңгы вакытта үзләренең азгын теләкләре буенча гамәл кыла торган мыскыллаучылар барлыкка килер», – диде. 19Алар кеше арасын бозып, нәфесләренә буйсынып яши. Аларда Изге Рух юк.
20Сез исә, газиз дусларым, иң изге иманыгыз нигезендә бер-берегезне ныгытыгыз һәм Изге Рух белән илһамланып һәрчак догада булыгыз. 21Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәтенә, Ул бирәчәк мәңгелек тормышка өметләнеп, Аллаһының мәхәббәте белән яшәгез.
22Икеләнгән кешеләргә карата мәрхәмәтле булыгыз; 23башка берәүләрне ялкын эченнән тартып алгандай коткарыгыз; кемгәдер шәфкать күрсәтегез, әмма сак булыгыз – аларның гөнаһлы эшләр белән пычранган киеменнән дә җирәнегез.
Данлау догасы
24Сезне гөнаһка төшүдән саклый алучы, Үзенең шөһрәте алдына шатлыкка күмеп, пакь килеш китерә алучы 25бердәнбер Аллаһыга, Хакимебез Гайсә Мәсих аша безне Коткаручыга дөнья яратылганчы, хәзер һәм киләчәктә дан, мәһабәтлек, кодрәт һәм хакимлек булсын! Амин.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in