YouVersion Logo
Search Icon

Яхъя 19

19
Гайсәне үлемгә хөкем итү
(Маттай 27:15-31; Марк 15:6-20; Лүк 23:13-25)
1Шуннан соң Пилат Гайсәне камчы белән суктырырга кушты. 2Гаскәриләр Гайсәнең башына күгән ботакларыннан үрелгән таҗ, өстенә куе кызыл төстәге япанча кидерделәр 3һәм, Аның янына килеп:
– Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип яңакларына суктылар.
4Пилат, янә чыгып, халыкка:
– Карагыз, Аңарда бернинди гаеп тапмавымны белдерү өчен Аны сезнең алдыгызга чыгарам, – диде.
5Башына чәнечкеле таҗ, өстенә куе кызыл төстәге япанча кигән Гайсә чыгып басты.
– Менә ул Кеше! – диде Пилат.
6Баш руханилар һәм сакчылар исә Аны күргәч:
– Хачка кадакла Аны! Хачка! – дип кычкырдылар.
– Тотыгыз да үзегез кадаклагыз. Мин Аңарда бернинди гаеп тапмыйм, – диде Пилат.
7Яһүдиләр аңа:
– Безнең Кануныбыз бар, Канун буенча Ул үләргә тиеш, чөнки Үзен Аллаһы Углы дип атады, – диделәр.
8Моны ишеткәч, Пилат бигрәк тә куркуга калды 9һәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән:
– Син кайдан буласың? – дип сорады.
Әмма Гайсә җавап бирмәде.
10Пилат Аңа:
– Миңа җавап бирәсең килмиме? Сине хачка кадаклатырга да, азат итәргә дә хокукым барлыгын белмисеңме әллә? – диде.
11Гайсә аңа җавап итеп:
– Сиңа югарыдан бирелмәсә, Минем өстән һичнинди хакимлегең булмас иде. Шуңа күрә Мине сиңа тапшырган кешенең гөнаһы синекеннән зуррак, – диде.
12Шул сүзләрдән соң Пилат Аны азат итү чарасын эзли башлады. Яһүдиләр исә:
– Аны җибәрсәң, син – кайсарның дусты түгелсең; үзен патша дигән һәр кеше – кайсарның дошманы! – дип кычкырдылар.
13Бу сүзләрне ишеткәч, Пилат, Гайсәне чыгарып, «Таш басма» (яһүдчә Габбата) өстендәге хөкемче урынына барып утырды. 14Бу – Котылу бәйрәменә әзерләнә торган көннең төш тирәсе иде. Пилат яһүдиләргә:
– Менә сезнең Патшагыз! – диде.
15Ә алар:
– Олактыр Аны! Олактыр! Хачка кадакла! – дип кычкырдылар.
– Патшагызны кадаклатыйммы? – дип сорады Пилат.
Баш руханилар:
– Безнең кайсардан башка патшабыз юк, – дип җавап бирде.
16Шуннан соң инде Пилат, хачка кадаклатыр өчен, Гайсәне аларга тапшырды; һәм алар Аны алып киттеләр.
Гайсәне хачка кадаклау
(Маттай 27:32-44; Марк 15:21-32; Лүк 23:26-43)
17Гайсә, Үзенең хачын күтәреп, «Баш сөяге» (яһүдчә – Гөлгетә) дип аталган урынга килде. 18Аны һәм Аның белән бергә тагын ике кешене – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадакладылар. 19Пилат кушканча язу язып, хач өстенә беркеттеләр; анда «Насаралы Гайсә, яһүдиләр Патшасы» дип язылган иде. 20Гайсә хачка кадакланган урын шәһәргә якын булганлыктан, ул язуны күп яһүдиләр укыды. Анда яһүдчә, грекча һәм латинча язылган иде. 21Яһүдиләрнең баш руханилары Пилатка болай диде:
– «Яһүдиләр Патшасы» дип түгел, «Бу кеше Үзен „Мин – яһүдиләр Патшасы“ дип атады» дип яз.
22– Нәрсә язсам, шул язылды инде, – дип җавап бирде Пилат.
23Гайсәне хачка кадаклагач, Аның киемнәрен дүрт гаскәри үзара бүлеште. Аның чапанын да алдылар – чапан тегелмәгән, бербөтен тукымадан иде, 24шуңа күрә:
– Моны ертмыйк; жирәбә салыйк: кемгә чыкса, шуныкы булыр, – диде алар бер-берсенә.
Язмада:
«Алар киемнәремне үзара бүлештеләр,
күлмәгем кемгә тияр дип жирәбә салдылар», –
дип әйтелгән сүзләр әнә шулай тормышка ашты. Гаскәриләр нәкъ шулай эшләде дә.
25Гайсә кадакланган хач янында Аның анасы, анасының сеңлесе, Клопас хатыны Мәрьям һәм магдалалы Мәрьям басып тора иде. 26Үзенең анасын һәм аның янында басып торган яраткан шәкертен күреп, анасына Гайсә:
– Ханым! Менә бу – синең углың, – диде.
27Аннары шәкерткә:
– Менә бу – синең анаң! – дип әйтте.
Шул вакыттан башлап шәкерт аны үз өенә алды.
Гайсәнең үлеме
(Маттай 27:45-56; Марк 15:33-41; Лүк 23:44-49)
28Шуннан соң Гайсә, һәр нәрсәнең гамәлгә ашуын белгәнлектән, Язмада әйтелгәнчә булсын дип:
– Сусадым, – диде.
29Шунда әче шәраб салынган савыт тора иде. Гаскәриләр губка кисәген шуңа манчыдылар да, һүссөп ботагына элеп, Аның авызына китерделәр.
30Гайсә әче шәрабны йотканнан соң:
– Гамәлгә ашты! – диде дә, башы салынып, җан бирде.
31Әлеге хәлләр иртәгә шимбә дигән көнне булды. Шимбә бөек бәйрәм көне булганлыктан, җәзалап үтерелгән кешеләрнең гәүдәләрен яһүдиләр хачта калдырырга теләмәделәр. Шунлыктан, хачка кадакланган кешеләрнең үлемнәрен тизләтү өчен, аларның балтырларын сындырып хачтан төшерергә Пилаттан рөхсәт сорадылар. 32Шуннан гаскәриләр килеп Гайсә белән бергә кадакланган адәмнәрнең башта берсенең, аннан икенчесенең балтырын сугып сындырдылар. 33Әмма Гайсә янына килгәч Аның инде үле булуын күреп, аякларына тимәделәр. 34Алай да бер гаскәри Аның кабыргасына сөңге белән чәнчеде – ярадан шундук кан катыш су агып чыкты.
35Боларны, сез дә ышансын өчен, бөтенесен үз күзләре белән күргән кеше сөйләп бирде. Аның шаһитлыгы хак һәм ул үзенең дөреслекне сөйләвен белә. 36Шулай итеп, Язмадагы «Аның һичбер сөяге сындырылмас» дигән сүзләр тормышка ашты. 37Язманың башка бер урынында «алар үзләре чәнчегән Затка карарлар» дип тә әйтелгән.
Гайсәне кабергә салу
(Маттай 27:57-61; Марк 15:42-47; Лүк 23:50-56)
38Ариматайлы Йосыф шуннан соң Гайсәнең җәсәден хачтан төшерергә Пилаттан рөхсәт сорады. (Йосыф, яһүдиләрдән курыкканга, Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөри иде.) Пилат рөхсәт биргәч, Йосыф, барып, Гайсәнең җәсәден хачтан алды. 39Алдагы төннәрнең берсендә Гайсә янында булган Никәдим дә килде һәм йөз кадакка якын мирра белән сабур#19:39 Сабур – алоэ. кушып ясалган хуш исле май китерде. 40Яһүдиләрнең мәет җирләү йоласы буенча алар Гайсәнең җәсәден хуш исле май сеңдерелгән кәфенгә төрделәр. 41Гайсә хачка кадакланган урыннан ерак түгел бер бакча булып, анда һичкемнең мәете салынмаган яңа кабер-мәгарә бар иде. 42Яһүдиләр бәйрәмгә әзерләнә торган көн җиткәнлектән һәм якында гына кабер-мәгарә булганлыктан, Гайсәне шунда салдылар.

Currently Selected:

Яхъя 19: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in