Яхъя 16
16
1Мин боларны сез юлдан язмасын дип сөйләдем. 2Сезне гыйбадәтханәләрдән куарлар. Хәтта шундый вакыт килер, сезне үтерүче һәркем, шулай эшләп Аллаһыга хезмәт итәм, дип уйлар. 3Атамны да, Мине дә белмәгәнгә шулай эшләр алар. 4Шул вакытлар җиткәч Минем әлеге сүзләремне сез исегезгә төшерсен өчен, бу турыда сезгә алдан әйтеп куйдым. Элек боларны сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә идем.
Яклаучының килүе
5Ә хәзер Мине җибәргән Зат янына китәм, һәм сезнең берегез дә Миннән «кая барасың?» дип сорамый, 6чөнки Минем сүзләремнән күңелегезне хәсрәт биләп алды. 7Әмма хак сүз әйтәм сезгә: Минем китүем сезнең өчен хәерлерәк; әгәр китмәсәм, сезгә Яклаучы килмәячәк, ә китсәм, Мин Аны сезгә җибәрәчәкмен. 8Ул, килеп, гөнаһ, гаделлек һәм хөкем турында дөрес фикер йөртмәгән дөньяны фаш итәчәк. 9Гөнаһ дигәнем – кешеләрнең Миңа ышанмавында, 10гаделлек – Атам янына китүемдә һәм Мине бүтән күрмәвегездә; 11ә хөкем дигәнем шулдыр: бу дөньяның хакиме инде хөкем ителгән.
12Сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзергә кабул итә алмыйсыз. 13Хакыйкать Рухы килгәч, Ул сезгә тулы хакыйкатьне ачып бирер. Ул сезгә Үзеннән чыгып түгел, ә бәлки ишеткәннәрен сөйләр һәм киләчәк турында хәбәр итәр. 14Ул, Миннән кабул иткән сүзләрне сезгә сөйләп, Мине данлар. 15Атамда булган бар нәрсә – Минеке; шуңа күрә, Миннән алганны Рух сезгә җиткерер, дидем дә.
Кайгыдан – шатлыкка
16Тиздән сез Мине күрмәссез, ә бераздан кабат күрерсез.
17Шуннан кайбер шәкертләре үзара:
– «Тиздән сез Мине күрмәссез, ә бераздан кабат күрерсез» һәм «Атам янына китәм» дигән сүзләре нәрсә аңлата икән? 18«Бераздан» дигәне ни икән? Ул сөйләгәннәрне аңламыйбыз! – диештеләр.
19Гайсә, аларның шул хакта сорарга теләвен аңлап, болай диде:
– Сез бер-берегездән «тиздән сез Мине күрмәссез, ә бераздан кабат күрерсез» дигән сүзләрем хакында сорашасызмы? 20Хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дөнья шатланыр. Әйе, сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер. 21Вакыты җиткәч, бала тудыручы хатын җәфа чигә, әмма тудыргач, дөньяга сабые туу шатлыгыннан барлык газапларын оныта. 22Шуның кебек, сез дә хәзер кайгырасыз, әмма Мин сезне тагын күрермен, шулчак күңелегез шатлык белән тулыр, һәм ул шатлыкны сездән беркем тартып ала алмас. 23Ул көнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамассыз. Хак сүз әйтәм сезгә: Минем исемне әйтеп Атамнан нәрсә сорасагыз да, Ул сезгә бирер. 24Моңарчы сез Минем исемнән бернәрсә сорамадыгыз. Шатлыгыгыз тулы булсын дисәгез, сорагыз – һәм алырсыз.
Мин бу дөньяны җиңдем!
25Моңарчы Мин сезгә кинаяләр белән сөйләдем, ләкин вакыты җиткәч, Мин инде кинаяләп сөйләмәм, Атам хакында ачыктан-ачык әйтермен. 26Ул көнне сез Минем исемнән сорарсыз. Сезнең өчен Атамнан үтенермен, димим, 27чөнки Мине яратканга һәм Аллаһыдан килүемә ышанганга, Атам Үзе дә сезне ярата. 28Мин дөньяга Атамнан килдем һәм менә хәзер дөньяны калдырып Атам янына китәм.
29Шәкертләре Аңа:
– Менә хәзер Син кинаяләр белән түгел, ачык итеп сөйлисең. 30Хәзер без Синең бар нәрсәне белүеңне, хәтта сораганчы ук белеп торуыңны күрәбез. Шуңа күрә Аллаһыдан килүеңә ышанабыз, – диде.
31Гайсә аларга болай дип җавап бирде:
– Инде хәзер ышанасызмы? 32Менә, Мине ялгыз калдырып, өйләрегезгә таралыр вакыт җитә, һәм җитте дә инде. Ләкин Мин ялгыз түгел, чөнки Атам Минем белән.
33Сез Миндә тынычлык тапсын өчен әйттем боларны. Бу дөньяда сезне кайгы-хәсрәтләр көтә, ләкин кыю булыгыз! Мин бу дөньяны җиңдем!
Currently Selected:
Яхъя 16: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: