Ягъкубның хаты 5
5
Байларга кисәтү
1Байлар, ә хәзер сезгә әйтәм! Өстегезгә бәла-каза ябырылып килә – үкереп елагыз! 2Сезнең байлыгыгыз черегән, киемнәрегезне көя ашаган. 3Алтын-көмешегез тутыккан. Бу тутык сезгә каршы дәлил булыр һәм тәнегезне уттай ашар. Байлыкны сез соңгы көнегезгә дип тупладыгыз. 4Басуларыгызда уңыш җыйган эшчеләргә сез түләп бетермәгән хезмәт хакы сөрән сала – уракчыларның ачы тавышы Күкләр Хуҗасы Раббының колагына барып иреште. 5Җир йөзендә сез ләззәт кичереп, кәеф-сафа корып яшәдегез, үзегезне корбан көненә симерттегез. 6Гаепсезне хөкем итеп үтердегез, ул исә сезгә каршылык күрсәтмәде.
Сабырлык һәм дога кылу
7Имандашлар, Хакимебез Гайсә кайтканчыга кадәр сабыр булыгыз. Җирнең кадерле уңыш бирүен көткән игенчегә карагыз: көзге һәм язгы яңгырларны нинди сабырлык белән көтә ул. 8Сез дә шулай сабыр булыгыз, күңелегезне ныгытыгыз, чөнки Хуҗа-Хакимебез киләсе көн якын. 9Имандашлар, Аллаһы сезне хөкем итмәсен өчен, бер-берегездән зарланмагыз: Хөкемче инде ишек төбендә тора.
10Имандашлар, Раббы исеменнән сөйләгән, газап чиккәндә зур түземлек күрсәткән пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз. 11Түземлек күрсәткәннәрне без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнең түземлеге турында ишеттегез, Раббының ахырда аңа кылган яхшылыклары турында да беләсез, чөнки Раббы гаять шәфкатьле һәм рәхимле.
12Бөтенесеннән бигрәк, имандашларым, күк белән дә, җир белән дә, бүтән нәрсә белән дә ант итмәгез. Аллаһы хөкеменә юлыкмас өчен, сезнең «әйе» дигән сүзегез – «әйе», «юк» дигәнегез – «юк» булсын.
13Берәрегез газап чигә икән, дога кылсын. Кемнеңдер күңеле күтәренке булса, Аллаһыга мактау җыры җырласын. 14Арагызда кемдер авырый икән, иман итүчеләр бердәмлегенең өлкәннәрен чакырсын, һәм алар, Хуҗа-Хаким исеме белән аңа зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылсыннар. 15Иман белән кылынган дога авыру адәмне сәламәтләндерер, һәм Хуҗа-Хакимебез аны аякка бастырыр. Әгәр авыру адәм гөнаһ кылган булса, Аллаһы аны кичерер. 16Шулай итеп, савыгу өчен бер-берегез алдында гөнаһларыгызны таныгыз һәм бер-берегез өчен дога кылыгыз. Тәкъва кешенең догасы зур куәткә ия. 17Ильяс безнең кебек үк кеше булган. Яңгыр яумасын өчен, ул тырышлык белән дога кылган һәм җиргә өч ел ярым яңгыр яумаган. 18Соңыннан ул тагын дога кылган, һәм күк яңгыр җибәргән, җир үзенең җимешләрен үстергән.
19Имандашларым, әгәр сезнең берәрегез хакыйкатьтән читләшеп, икенчегез аны хакыйкать кочагына кире кайтарса, 20белегез: гөнаһлыны ялган юлдан кайтаручы кеше бу гөнаһлының җанын үлемнән коткарыр һәм күп гөнаһларны юкка чыгарыр.
Currently Selected:
Ягъкубның хаты 5: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025