YouVersion Logo
Search Icon

Эфеслеләргә хат 5

5
1Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз. 2Мәсих безне яраткан кебек, сезнең дә күңелегездә мәхәббәт яшәсен. Аллаһыга хуш исле корбан бүләге итеп Мәсих безнең өчен Үз тормышын бирде.
3Азгынлык, һәртөрле бозыклык яисә комсызлык турында сезнең арада хәтта сүз кузгатырлык та булмасын – Аллаһының изге халкына мондый гамәлләр килешми. 4Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр дә сезгә килешми, иң яхшысы – Аллаһыга шөкер итү. 5Шуны белегез: азгынлыкка бирелгән, бозык, комсыз кешенең берсе дә (потка табынучылардан алар берни белән дә аерылмый) Мәсихтән һәм Аллаһы Патшалыгыннан өлеш ала алмый.
Яктылык кешеләре булып яшәгез
6Буш сүзләр белән үзегезне алдарга ирек бирмәгез, чөнки тыңлаусыз кешеләргә моның өчен Аллаһының ачуы төшәчәк. 7Шуңа күрә андыйлар белән аралашмагыз. 8Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер, Хаким Гайсәнеке булганга, сез – яктылык. Яктылык кешеләре булып яшәгез. 9Яктылыкның җимеше – һәртөрле игелеклелек, тәкъвалык һәм хакыйкатьтер. 10Раббыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз. 11Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, киресенчә, аларны фаш итегез. 12Андый кешеләрнең яшертен эшләре турында хәтта сөйләргә оят. 13Әмма яктылыкта һәр яшерен нәрсә фаш ителә, 14чөнки ачылган һәр нәрсә яктылыкның үзе. Шуңа күрә:
«Йокыңнан уян,
үледән терел –
һәм Мәсих сине балкытыр», –
дип әйтелә.
15Шунлыктан яшәү рәвешегезгә игътибар итегез, акылсыз кешеләр кебек түгел, ә бәлки зирәкләр кебек гомер итегез. 16Вакытыгызны яхшы эшләр өчен исраф итәргә тырышыгыз, чөнки яман заманда яшибез. 17Уйламыйча эш итүегезне ташлагыз, Раббы#5:17 Раббы – бу сүзне биредә «Хакимебез» дип тә аңларга мөмкин. Унынчы аятьне карагыз. ихтыярына төшенергә омтылыгыз. 18Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз. 19Бер-берегез белән мәдхияләр, мактау шигырьләре һәм рухи җырлар аша аралашыгыз, күңелегездән Хакимне данлап җырлагыз, 20һәрвакыт һәр нәрсә өчен Хакимебез Гайсә Мәсих исеме аша Атабыз Аллаһыга рәхмәтләр укыгыз.
Хатыннар һәм ирләр
(Көлессәйлеләргә хат 3:17–4:1)
21Мәсихкә ихтирам йөзеннән бер-берегезгә буйсынып яшәгез. 22Хатыннар, Хаким Гайсәгә буйсынгандай, ирләрегезгә буйсыныгыз. 23Мәсих – иман итүчеләр бердәмлегенең, ягъни Үз тәненең Коткаручысы һәм Башы булган кебек, ир – үз хатынының башы. 24Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсыну күрсәтсен.
25Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм аның өчен Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, сез дә, ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз. 26Бердәмлекне изгеләндерү өчен Ул Үзен корбан итте, Бердәмлекне сүз һәм су белән пакьләндерде. 27Моны Ул иман итүчеләр бердәмлеген бөтен шөһрәтендә, һичнинди тапсыз, кимчелексез һәм башка җитешсезлекләре булмаган килеш, ягъни изге һәм керсез итеп Үзенең алдына китереп бастыру өчен эшләде. 28Шулай ук ир дә үз тәнен ничек яратса, хатынын шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы, димәк, үзен ярата. 29Үз тәнен яратмаган кеше юктыр, һәркем аны тукландыра, кайгырта. Мәсих тә Бердәмлекне шулай кайгыртып тора, 30чөнки без – Аның тәненең әгъзалары. 31Язмада әйтелгәнчә, «шуңа күрә ир кеше, ата-анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр». 32Бу сүзләрдә бөек сер яшеренгән: мин моны Мәсихкә һәм иман итүчеләр бердәмлегенә карата әйтәм. 33Ә инде сезгә килгәндә, һәрберегез үз хатынын үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in