YouVersion Logo
Search Icon

Эфеслеләргә хат 3

3
Паулның мәҗүсиләр арасындагы хезмәте
1Менә шуның өчен мин, Паул, Гайсә Мәсихнең тоткыны буларак, сезнең хакка, ягъни мәҗүсиләр хакына Аллаһыга дога кылам. 2Сезгә хезмәт итү өчен Аллаһы мәрхәмәте белән миңа тапшырылган вазифа турында ишеткәнсездер. 3Аллаһының миңа белдергән сере турында мин сезгә элегрәк кыскача гына язган идем инде. 4Язганнарымны укып, сез Мәсих хакындагы серне аңлавымны күз алдына китерә алырсыз. 5Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм түгел иде, хәзер исә Аллаһы аны Рух аша Үзенең изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. 6Бу сер шуннан гыйбарәт: мәҗүсиләр дә яһүдиләр белән бергә мирасчылардыр, алар да бер тәннең әгъзалары, Гайсә Мәсих аша Яхшы хәбәрдә Аллаһы аларга да Үзенең вәгъдәсен бирә.
7Аллаһының кодрәте белән миңа күрсәтелгән мәрхәмәт ярдәмендә мин шушы Яхшы хәбәрне тарату хезмәтенә керештем. 8Миңа, барлык изгеләр арасында иң түбәненә, Мәсихнең чиксез байлыгын мәҗүсиләргә белдерү өстенлеге 9һәм бөтен нәрсәне бар кылган Аллаһының озак вакытлар яшереп тоткан серле ниятен һәммәсенә ачып бирү вазифасы бүләк ителде. 10Аллаһының максаты иман итүчеләр бердәмлеге аша Үзенең күпкырлы зирәклеген күктәге җитәкчеләргә һәм хакимнәргә мәгълүм итүдән гыйбарәт иде. 11Аллаһы Үзенең баштан ук билгеләп куйган ниятен Хакимебез Гайсә Мәсих аша гамәлгә ашырды. 12Мәсихтә булып Аңа иман иткәнгә күрә, без кыю рәвештә, һичнинди икеләнүсез Аллаһыга якынлаша алабыз. 13Шуңа күрә үтенеп сорыйм: сезнең хакка газап чигүемә күңелегез төшмәсен, чөнки бу газаплар сезгә дан китерә.
Мәсихнең мәхәббәте
14-15Шуңа күрә күкләр киңлегендәге һәм җир йөзендәге һәр төр ыругка исем биргән Атабыз алдында тез чүгеп дога кылам. 16Дан-шөһрәткә бай булганга, Үз Рухының кодрәте белән Ул сезнең эчке дөньягызны ныгытсын, 17иман итүегез аша күңелләрегездә Мәсих яшәсен дип дога кылам. Мәхәббәттә тамыр җәеп һәм ныгып, 18-19Аллаһының барлык изгеләре белән берлектә сез Мәсих мәхәббәтенең киңлегенә һәм озынлыгына, биеклегенә һәм тирәнлегенә тулысынча төшенә алсын, кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне танып белсен дип дога кылам. Әнә шулай Аллаһы сезнең тормышыгызны тулыландырыр.
20Үзенең кодрәте белән безнең күңелләрдә эш иткән һәм сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк эшли алган Затка 21иман итүчеләр бердәмлеге һәм Гайсә Мәсих аша буыннан-буынга, мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in