YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 9:17-18

Рәсүлләр 9:17-18 ИНҖ2025

Һанани шул йортка барды һәм Шаулның башына кулларын куеп: – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын һәм син Изге Рух белән сугарылсын өчен, юлыңда очраган Хакимебез Гайсә мине синең янга җибәрде, – диде. Шулчак Шаулның күзләрен томалап торган пәрдә сыман нәрсә төште дә, ул янә күрә башлады. Аннары ул урыныннан торды һәм суга чуму йоласын үтәде.

Free Reading Plans and Devotionals related to Рәсүлләр 9:17-18