Рәсүлләр 6
6
Ярдәмчеләр сайлау
1Шәкертләрнең саны артканнан-арта барды. Шул көннәрдә грек телле яһүдиләр «көндәлек ризыкны бүлгәндә, безнең тол хатыннарны исәпкә алмыйлар» дип җирле яһүдиләрдән ризасызлык белдерде. 2Шуннан соң унике рәсүл, барлык шәкертләрне җыеп:
– Аллаһы сүзен өйрәтүебезне читтә калдырып, ризык бүлешү кебек эшләр белән шөгыльләнү дөрес булмас иде, – диде. – 3Шулай булгач, имандашлар, үз арагыздан хөрмәтле, Изге Рух белән сугарылган зирәк җиде кешене сайлап алыгыз. Ризык бүлүне шуларга тапшырырбыз. 4Ә безнең төп эшебез дога кылу һәм сүз белән хезмәт итү булыр.
5Бу тәкъдим барысына да ошады. Иманы нык һәм Изге Рух белән сугарылган Эстефәнне, шулай ук Филипне, Прохырны, Никәнүрне, Тимунны, Парменне һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән антиухияле Никүләйне сайлап 6рәсүлләр алдына бастырдылар, һәм рәсүлләр аларның башларына кулларын куеп дога кылдылар.
7Шулай итеп, Аллаһы сүзе тарала барган саен, Иерусалимдә шәкертләрнең дә саны артты, руханиларның да күбесе Яхшы хәбәрне кабул итте.
Эстефәнне кулга алу
8Аллаһының мәрхәмәте һәм кодрәте белән сугарылган Эстефән халык арасында бөек могҗизалар һәм галәмәтләр кылды. 9Шулай бервакыт яһүдиләр Эстефән белән бәхәскә керделәр. Аларның беришләре күринилеләрнең һәм искәндәриялеләрнең «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе»ннән, ә башкалары Киликия һәм Асия өлкәләреннән иде. 10Эстефәннең зирәк сүзләренә һәм Рухка каршы тора алмагач, 11алар яшерен рәвештә берничә кешене «без аның Мусага һәм Аллаһыга каршы көфер сөйләгәнен ишеттек» дип әйтергә күндерделәр. 12Шулай итеп, халыкны, өлкәннәрне һәм Канун белгечләрен Эстефәнгә каршы котырттылар, һәм тегеләр аны тотып алдылар да Югары киңәшмә каршына китерделәр. 13Киңәшмәдә ялган шаһитларга сүз бирелде, һәм алар:
– Бу кеше шушы изге урынга һәм Канунга каршы көфер сөйләүдән туктамый, – дип әйттеләр. – 14Без аның «насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк һәм Муса калдырган йолаларны үзгәртәчәк» дигәнен ишеттек.
15Киңәшмәдә утыручы бар кешенең күзе Эстефәнгә текәлде – аның йөзе фәрештәнекенә охшап калган иде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 6: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025