Рәсүлләр 3
3
Аяклары гарип кешенең йөри башлавы
1Шулай бер көнне көндезге өчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаһы йортына килделәр. 2Тумыштан аяклары гарип бер кешене һәркөн, Аллаһы йортының Матур дип аталган капкасы янына алып килеп, керүчеләрдән хәер сорарга утыртып китәләр иде. 3Шул кеше, Петер белән Яхъяның Аллаһы йортына кереп баруын күреп, алардан хәер сорады. 4Петер белән Яхъя әлеге кешегә игътибар белән караганнан соң, Петер аңа:
– Карале безгә! – диде.
5Теге кеше, нәрсә дә булса алырга өметләнеп, аларга текәлде. 6Әмма Петер:
– Алтын-көмешем юк минем, булган нәрсәмне исә сиңа бирәм: насаралы Гайсә исеменнән боерам – тор да йөреп кит! – дип, 7аны уң кулыннан тотып торгызды.
Гарип кешенең табаннарына, тубыкларына шундук көч керде, 8һәм ул, җәһәт кенә торып, йөри башлады, Аллаһыны мактый-мактый, сикерә-сикерә алар белән бергә Аллаһы йортына керде. 9Бар халык бу кешенең ничек йөреп китүен һәм Аллаһыны мактавын күрде. 10Кешеләр, Матур капка янында хәер сорашып утырган адәмне танып, бу хәлгә хәйран калдылар.
Петернең Сөләйман әйванында сөйләгән вәгазе
11Савыккан кешенең бер тотам калмыйча Петер белән Яхъяга тагылып йөрүенә гаҗәпләнгән халык, Сөләйман әйваны#3:11 Әйван – баганалы ачык терраса, галерея. дип аталган залга йөгереп кереп, алар янына җыелды. 12Петер, моны күреп, халыкка:
– Исраил ирләре! Нигә моңа гаҗәпләнәсез? – диде. – Ник безгә шулай текәлеп карап торасыз? Әллә аны үзебезнең кодрәтебез яки диндарлыгыбыз белән аякка бастырган дип уйлыйсызмы? 13Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Алласы – ата-бабаларыбызның Алласы – Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шөһрәтле итте, сез исә, Пилат Аны азат итәргә теләгән чакта, Аңарга хыянәт иттегез һәм Аңардан ваз кичтегез. 14Сез, Изге һәм Хак Заттан ваз кичеп, кеше үтерүчене азат итәргә сорадыгыз. 15Сез чын тормыш Бирүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитлары, – диде Петер. – 16Гайсәнең исеме сез күреп белгән менә бу кешегә куәт бирде, чөнки ул Аңа ышанды. Гайсә аша килгән иман һәммәгезнең күз алдында аны тулысынча савыктырды.
17Хәер, туганнар, мин беләм: сез, башлыкларыгыз кебек үк, аңышмыйча эш иттегез. 18Аллаһы Үз Мәсихенең газап чигәсен барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән иде, һәм бу хәбәре әнә шулай тормышка ашты.
19Ә сез, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз. 20Шулай эшләсәгез, Раббыдан сөенечле заманнар килер, Ул сезгә алдан билгеләнгән Мәсихне – Гайсәне җибәрер. 21Аллаһы Үзенең изге пәйгамбәрләре аша күптән үк белдереп куйган барлык сүзләр гамәлгә ашканчы, Гайсә күктә калырга тиеш. 22Муса болай дигән: «Раббы Аллагыз, сезнең янга мине җибәргән кебек, кардәшләрегез арасыннан сезгә Пәйгамбәр сайлап куячак. Ул нәрсә сөйләсә, сез һәммәсен тыңларга тиеш; 23шушы Пәйгамбәрнең сүзләренә колак салмаган һәр кеше Аллаһы халкы арасыннан юк ителәчәк».
24Шемуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу көннәр турында алдан хәбәр иткәннәр. 25Сез – пәйгамбәрләрнең варислары. Аллаһы Ибраһимга, җир йөзендәге барлык халыклар синең нәселең аша фатиха алыр, дип әйтеп, сезнең ата-бабаларыгыз белән килешү төзегән; шушы килешүдә сезнең дә катнашыгыз бар. 26Аллаһы, сезнең һәркайсыгызны яман эшләрдән аралап фатихасын күндерү өчен, Үзенең Углы Гайсәне үледән терелтте һәм Аны иң әүвәл сезгә җибәрде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 3: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025