Рәсүлләр 27
27
Паулны Римга җибәрүләре
1Безне Италиягә озатырга карар кылынгач, Паулны һәм тагын берничә тоткынны кайсар полкының Юли исемле йөзбашына тапшырдылар. 2Без Асия өлкәсенең ярлары буйлап бара торган, Адрамут шәһәреннән килгән корабка утырып киттек. Безнең белән Тессалуникә шәһәрендә яшәүче македунияле Аристарх та бар иде. 3Икенче көнне Сидун шәһәренә килеп җиттек. Паулга илтифат күрсәтеп, Юли аңа дуслары янына барырга һәм аларның ярдәменнән файдаланырга рөхсәт итте. 4Сидуннан без тагын диңгезгә чыктык һәм, җил каршы булганлыктан, Кипр утравының җилдән ышык ягыннан уздык. 5Киликия һәм Памфулия өлкәләренә караган ярлар буйлап диңгезне кичкәннән соң, Лукия өлкәсендәге Мура шәһәренә килеп җиттек. 6Мурада йөзбашы, Италиягә китәчәк Искәндәрия корабын табып, безне шуңа утыртты. 7Байтак көннәр дәвамында акрын гына алга бардык һәм зур авырлык белән Книд шәһәре турысына килеп җиттек. Көчле җил комачаулаганга, кирәкле юнәлештә барып булмады, һәм без, Салмуни борынын узып, Крит утравының җилдән ышык ягына чыктык. 8Авырлык белән яр буйлап йөзеп, Яхшы гаваньнар дигән урынга килдек. Аннан ерак түгел Ласея шәһәре урнашкан иде.
9Байтак вакыт узды, Ураза көне#27:9 Ураза көне – ягъни Гөнаһ йолу көне. дә үтеп китте. Диңгез буйлап юлны дәвам итү куркыныч булганлыктан, Паул шундый киңәш бирде:
10– Җәмәгать! Сәфәрне дәвам итү йөк һәм кораб өчен генә түгел, үзебез өчен дә авыр буласын һәм зур зыян китерәсен күрәм.
11Ләкин йөзбашы, Паулның сүзләреннән бигрәк, койрык тотучының һәм кораб хуҗасының сүзләренә колак салды. 12Гавань кышны уздырырга җайланмаган булганга, диңгезчеләрнең күбесе аннан китәргә һәм, мөмкин булса, Фойникес гаванена барып кышларга хәл кылды. Крит утравындагы Фойникес гаване көньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш тарафыннан искән җилләргә ачык иде.
Корабның давылга эләгүе
13Көньяк җиле исә башлагач, алар, инде теләгебезгә ирештек дип уйлап, якорьны күтәрделәр, һәм без Крит яры буйлап йөзеп киттек. 14Әмма күп тә үтмәде, төньяк-көнчыгыштан бик көчле җил исә башлады да 15безнең корабны эләктереп үз уңаена агызып алып китте – кораб җилгә каршы тора алмады. 16Кәүдә дип аталган кечкенә генә утрауның җилдән ышык ягына чыгып, авырлык белән генә коткару көймәсен урнаштырып куя алдык. 17Көймәне палубага күтәргәннән соң, арканнарны кораб астыннан үткәреп, корабны урап бәйләдек. Суртис дип аталган сай җиргә утырудан куркып, диңгезчеләр җилкәнне төшерделәр, һәм кораб җил куган якка йөзүен дәвам итте; 18давыл һаман котырынганга, икенче көнне диңгезгә йөкләрне ташлый башладылар, 19ә өченче көнне алар диңгезгә үз куллары белән кораб җиһазларын ыргыттылар. 20Берничә көн дәвамында кояш та, йолдызлар да күренмәгәч һәм көчле давыл һаман тынмагач, котылуга булган соңгы өметебез юкка чыкты.
Сезнең берегез дә һәлак булмаячак
21Корабтагы кешеләр байтактан бирле берни ашамаган иде. Шуннан Паул алар арасына чыгып басты да:
– Җәмәгать! Сүземне тыңларга – Криттан кузгалмаска кирәк иде. Шулай иткән булсак, бу кыенлыкларга да, югалтуларга да тарымас идек. 22Ә хәзер сезгә киңәшем шул: күңелегезне төшермәгез, чөнки сезнең берегез дә һәлак булмаячак, кораб кына җимереләчәк, – диде. – 23Мин – Аллаһы кешесе һәм Аңа хезмәт итәм. Үткән төндә миңа Аллаһы фәрештәсе күренеп 24болай диде: «Курыкма, Паул! Син кайсар алдында булырга тиешсең, һәм Аллаһы юлдашларыңның барысына да тормыш бүләк итә». 25Шулай булгач, җәмәгать, күңелегезне төшермәгез! Мин Аллаһыга инанам – бөтенесе Ул әйткәнчә булыр. 26Без берәр утрауга килеп чыгарбыз.
27Әдрән диңгезен гизеп йөргәндә, ундүртенче төннең урталарында, диңгезчеләр коры җиргә якынлашуыбызны сизеп алдылар һәм, 28тирәнлекне үлчәп, аның егерме сажин чамасы#27:28 …егерме сажин чамасы… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «егерме оргуя»; оргуя – озынлык үлчәү берәмлеге, 1,8 м чамасы. икәнен белделәр. Арырак киткәч, тагын үлчәделәр – унбиш сажин чамасы булды. 29Ташлы урынга барып бәрелүдән куркып, корабның койрык ягыннан дүрт якорь төшерделәр һәм тизрәк таң атуын сорап дога кылдылар.
30Корабтан качарга ниятләгән диңгезчеләр, борын яктан якорь салырга кирәк дигән сылтау белән көймәне суга төшергәч, 31йөзбашына һәм гаскәриләргә Паул:
– Алар корабта калмаса, котыла алмаячаксыз, – диде.
32Шуннан гаскәриләр көймәне бәйләп куйган арканнарны чабып өзделәр дә, көймә суга килеп төште.
33Таң атар алдыннан Паул, корабтагыларны ашап алырга кыстап:
– Казадан котылу көтеп ундүрт көн инде берни ашамыйсыз. 34Шунлыктан үтенеп сорыйм: гомерегезне саклап калыр өчен капкалап алыгыз. Берегезнең дә башыннан чәч бөртеге дә төшмәс, – диде.
35Шуннан Паул, кулына икмәк алып, Аллаһыга шөкрана кылды да сындырып ашый башлады, 36һәм барысы да, күңелләре күтәрелеп китеп, ашарга утырды. 37Корабта без барлыгы ике йөз җитмеш алты җан идек. 38Ашап туйгач, корабны җиңеләйтү өчен диңгезчеләр бар бодайны диңгезгә ташладылар.
Көймәнең җимерелүе, кешеләрнең исән калуы
39Көн тугач, диңгезчеләр каршыларындагы коры җирне танымадылар. Ләкин комлы яры булган бер култыкны күреп алганнан соң, корабны шунда илтеп туктатырга карар кылдылар. 40Якорьларны чабып өзгәч, корабның койрыгында урнашкан бору ишкәкләрен ычкындырдылар да алгы җилкәнне җил уңаена көйләделәр. Кораб ярга таба юл алды, 41әмма сай урынга туры килеп, комга утырды. Корабның комга утырган борыны хәрәкәтсез калды, койрыгы исә килеп-килеп бәрелгән дулкыннардан җимерелә башлады.
42Гаскәриләр, тоткыннар арасыннан берсе дә йөзеп кача алмасын дип, аларны үтерергә ниятләде. 43Әмма йөзбашы, Паулны коткарып калырга теләп, аларны туктатты. Башта ул йөзә белгәннәргә суга сикерергә һәм ярга чыгарга боерды, 44калганнарга исә, котыласыгыз килсә, такталарга яки кораб ватыкларына тотынып йөзегез, диде.
Шулай итеп, барысы да исән-имин ярга чыгып җитте.
Currently Selected:
Рәсүлләр 27: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025