YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 24

24
Яһүдиләрнең Филикес каршында Паулга гаеп ташлавы
1Биш көн узуга, олуг рухани Һанани белән кайбер өлкәннәр һәм Тертул исемле Канун белгече, Паулны нәрсәдә гаепләүләрен белдерер өчен, Кайсариягә килеп җиттеләр. 2Паулны чакыртып китергәч, Тертул үзенең гаепләү сүзен башлады:
– Мөхтәрәм Филикес! Синең җитәкчелектә тыныч яшәвебезне һәм син кайгыртканга күрә халыкның хәле яхшы якка үзгәргәнне 3һәрвакыт һәм һәр җирдә күп рәхмәтләр белән таныйбыз, – диде ул. – 4Игътибарыңны озакка алмас өчен, әйтергә теләгән берничә сүзебезне ачык күңел белән тыңлавыңны үтенәм.
5Бу кеше яман чир сыман. Ул – бөтен дөньяда яшәүче яһүдиләр арасында чуалыш кузгатучы һәм насаралылар төркеменең башлыгы. 6Ул хәтта Аллаһы йортын нәҗесләргә тырышты. Без аны кулга алдык [һәм үз Кануныбыз буенча хөкем итәргә теләдек. 7Әмма гаскәриләр башлыгы Луси, аны безнең кулдан көч белән тартып алып, 8аны гаепләүчеләргә синең янга килергә кушты.]#24:6-8 Кайбер кулъязмаларда җәя эчендәге өзек юк. Аңардан сорау алганнан соң, без аны нәрсәдә гаепләгәнне үзең дә белерсең, – диде Тертул.
9Аның белән килгән яһүдиләр, әйтелгәннәрнең дөреслеген раслап, гаепләүгә кушылдылар.
Паулның Филикес каршында үзен яклавы
10Идарәче, сөйләргә мөмкин дип, Паулга ишарә ясады.
– Күп еллар дәвамында бу халыкның хөкемчесе булуыңны белгәнгә күрә, синең алда үземне яклый алуыма мин шатмын, – дип сүзен башлады Паул. – 11Аллаһыга табыну өчен Иерусалимгә килүемә унике көннән артмады әле – моны син тикшерә аласың. 12Аллаһы йортында, гыйбадәтханәләрдә яисә шәһәрдә кем беләндер бәхәсләшүемне яки халык арасында фетнә оештыруымны алар күрдем дип әйтә алмый, 13хәзер миңа ташлаган гаепләрен дә исбат итә алмый. 14Әмма синең алда шуны таныйм: алар ялган дип атаган «Юл»ның тарафдары буларак, мин ата-бабаларым Алласына хезмәт итәм, Муса канунында һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам. 15Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип, мондагы адәмнәр кебек үк мин дә Аллаһыга өмет баглыйм. 16Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы алдында һәм кешеләр каршында саф вөҗдан белән яшәргә тырышам.
17Күп еллар үткәннән соң, халкыма хәер бирү һәм корбан китерү өчен Иерусалимгә кайттым. 18Бу адәмнәр миңа Аллаһы йортында пакьләнү йоласын үтәгән вакытымда тап булдылар. Яныма халык та җыелмаган, бернинди шау-шу да юк иде. 19Анда Асия өлкәсеннән берничә яһүди бар иде. Мине гаепләрдәй сәбәпләре булса, каршыңа килеп менә алар миңа дәгъваларын белдерсен. 20Йә булмаса, Югары киңәшмә алдында торган вакытымда миндә нинди явызлык табулары турында мондагы кешеләр хәзер үзләре әйтеп бирсен. 21Бәлки, мине Югары киңәшмә җыелышында: «Үлеләрнең тереләчәгенә ышанган өчен хөкем ителәм!» – дип кычкырганга күрә гаеплиләрдер? – диде Паул.
22«Юл» хакында яхшы белгән Филикес:
– Бу эшкә карата карарымны гаскәриләр башлыгы Луси килгәч чыгарырмын, – дип тикшерүне кичектерде, 23йөзбашына исә Паулны сак астында тотарга, әмма аңа хезмәт итәргә теләгән дусларына каршылык күрсәтмәскә әмер бирде.
Паул сак астында
24Берничә көннән соң Филикес үзенең хатыны – яһүди Друсилла белән килде дә, Паулны чакыртып алып, аның Гайсә Мәсихкә иман итүе хакында сөйләвен тыңлады.
25Әмма Паул тәкъвалык, нәфесне тыя белү һәм булачак хөкем турында сөйләгән чакта, Филикес куркуга төште.
– Хәзергә җитеп торыр, вакытым булганда чакыртырмын, – диде ул.
26Филикес шуннан соң да, Паулдан ришвәт алырга өметләнеп, аны еш кына үз янына чакырта һәм аның белән әңгәмәләр корып утыра торган булды.
27Ике ел вакыт узды, Филикес урынына Порки-Фисте килде. Филикес исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулны тоткынлыкта калдырган иде.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in