Рәсүлләр 11
11
Аллаһы хәләл иткәнне шакшы дип исәпләмә
1Рәсүлләр һәм Яһүдия җирендә яшәүче иман итүчеләр мәҗүсиләрнең дә Аллаһы сүзен кабул итүен ишеттеләр. 2-3Петер Иерусалимгә килгәч, сөннәтле имандашлары:
– Сөннәтсез кешеләр янына кереп, алар белән ашагансың! – дип аны битәрләделәр.
4Шунда Петер аларга җентекләп аңлата башлады:
5– Яфу шәһәрендә дога кылып торган вакытта, миңа бер күренеш иңде: зур тукымага охшаган бер әйберне, дүрт почмагыннан тотып, күктән нәкъ мин басып торган урынга төшерделәр. 6Аның эченә күз ташлагач, җирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннарны, җәнлекләрне, сөйрәлүчеләрне һәм киек кошларны күрдем. 7Шуннан соң мин «Петер, тор да суеп аша» дигән тавыш ишеттем. 8«Юк, Раббым, минем беркайчан шакшы яки нәҗес нәрсә ашаганым булмады», – дидем мин. 9Күктән янә тавыш килде: «Аллаһы чистартканны шакшы дип исәпләмә». 10Өч тапкыр шулай кабатланганнан соң, бөтенесе кабат күккә тартып алынды. 11Шулчак йортым каршына Кайсариядән минем янга җибәрелгән өч кеше килеп тукталды. 12Рух миңа, шикләнмичә алар белән бар, диде. Менә бу алты имандаш та минем белән китте. Алар белән бергә мине чакырткан адәмнең өенә килдек. 13Ул безгә үз өендә фәрештәне күрүе турында сөйләде. Фәрештә аңа: «Яфуга кешеләр җибәреп, Петер исемле Шимунны чакырт. 14Ул әйткән сүзләр ярдәмендә син үзең һәм бөтен йортың котылачак», – дигән. 15Мин сөйли башлагач, элек безгә иңгән кебек, аларга да Изге Рух иңде. 16Шулвакыт мин Хакимебезнең «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз» дигән сүзләрен искә төшердем. 17Шулай итеп, әгәр дә Аллаһы безгә – Хакимебез Гайсә Мәсихкә иман иткәннәргә биргән юмарт бүләген аларга да биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем соң мин?
18Бу сүзләрне ишетеп, алар тынычландылар һәм:
– Димәк, Аллаһы мәҗүсиләргә дә тәүбә итәргә һәм мәңгелек тормышка керергә ризалык бирә, – дип Аллаһыны данладылар.
Гайсә Мәсихкә иман итүчеләрнең Антиухия шәһәрендәге бердәмлеге
19Эстефәннең үлеменнән соң башланган эзәрлекләүләр аркасында таралышкан шәкертләр, яһүдиләр алдында гына вәгазь сөйләп, Фойникә өлкәсенә, Кипрга һәм Антиухия шәһәренә кадәр барып җиттеләр. 20Әмма аларның кайберләре, чыгышы белән Кипрдан һәм Күринидән булганнары, Антиухиягә килгәч, грекларга#11:20 …грекларга да… – ягъни грек телендә сөйләшүче яһүдиләргә. да Хаким Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне сөйләделәр. 21Раббының көче аларның юлдашы булды, һәм бик күпләр, инанып, Хаким Гайсәгә таба борылды. 22Бу турыдагы хәбәр Иерусалим бердәмлегенә барып җитте, шуннан Барнабны Антиухиягә җибәрделәр. 23Антиухиягә килгәч, Аллаһының мәрхәмәтен күреп, Барнаб бик шатланды һәм андагы кешеләрне Хаким Гайсәгә чын күңелдән тугры булып калырга өндәде. 24Барнаб игелекле, нык иманлы, изге Рухка сугарылган зат иде, һәм халыкның байтагы, Хаким Гайсәгә инанып, иман юлындагы кешеләргә кушылды. 25Аннары Барнаб, Шаулны эзләп, Тарска китте 26һәм, тапканнан соң, аны Антиухиягә алып килде. Алар бер ел буе бердәмлектә имандашлар белән очрашып тордылар, шул вакыт эчендә байтак кешене өйрәттеләр. Шәкертләрне «мәсихчеләр» дип беренче тапкыр нәкъ менә Антиухия шәһәрендә атый башладылар.
27Шул көннәрдә Антиухиягә Иерусалимнән берничә пәйгамбәр килде. 28Аларның Һагәб исемлесе торып басты да, тиздән бөтен дөньяда зур ачлык булачак дип, Рух ярдәмендә алдан күреп әйтте. (Ул ачлык кайсар Клавдий#11:28 Клавдий – 41-54 нче елларда Рим императоры. заманында булды.) 29Шуннан соң шәкертләрнең һәркайсы хәленнән килгәнчә Яһүдиядә яшәүче имандашларына ярдәм күрсәтергә булды. 30Җыелган бүләкләрне Иерусалим бердәмлеге өлкәннәренә тапшырырга Барнаб белән Шаулны җибәрделәр.
Currently Selected:
Рәсүлләр 11: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025