Рәсүлләр 1
1
1-2Беренче китабымда мин сиңа, Тәүфил, Гайсәнең хезмәт итә башлаган көненнән алып күккә ашканчы кылган барлык гамәлләре һәм өйрәткәннәре турында язган идем. Күккә алыныр алдыннан Ул Үзе сайлаган рәсүлләргә Изге Рух ярдәмендә әмерләрен биреп калдырды.
3Хачта кичергән үлем газапларыннан соң Гайсә, күп санлы хак дәлилләр китереп, рәсүлләргә Үзенең тере икәнлеген исбат итте, кырык көн дәвамында аларга күренеп торды һәм Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләде.
Гайсәнең күккә ашуы
4Шулай бервакыт алар белән ашап утырганда, Гайсә мондый боерык бирде:
– Иерусалимнән китмәгез, Атам вәгъдә иткән бүләкне көтегез. Мин сезгә ул турыда сөйләгән идем инде. 5Яхъя суга чумдырды, ә сез берничә көннән Изге Рухка чумдырылырсыз.
6Бергә җыелгач, алар Гайсәдән:
– Хакимебез! Исраил патшалыгын Син шушы арада тергезәчәксеңме?#1:6 Ул заманда Исраил Рим империясенең кул астында була, шунлыктан исраилиләр Гайсә аларны баскынчылардан азат итәр дип өметләнә. – дип сорадылар.
7Ул исә:
– Атам Үз хакимлеге белән билгеләгән вакытны яки заманнарны белү сезгә кирәк түгел, – диде. – 8Әмма сезгә Изге Рух иңгәннән соң, кодрәткә ия булырсыз һәм Иерусалимдә, бөтен Яһүдиядә, Самареядә, хәтта дөньяның читендә дә Минем хакта шаһитлык кылырсыз.
9Шушы сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә аларның күз алдында күккә күтәрелә башлады һәм болыт эчендә юкка чыкты. 10Алар шулай Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп күккә текәлеп торганда, кинәт яннарында актан киенгән ике ир заты пәйда булып:
11– Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп торасыз? Яныгыздан күккә ашкан Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, шул рәвешчә яңадан киләчәк, – диде.
Яһүдә Искариот урынына рәсүл итеп
Маттиасны сайлау
12Шуннан соң шәкертләр, Зәйтүн тавыннан төшеп, Иерусалимгә кайттылар. Зәйтүн тавы Иерусалимнән якынча бер чакрымда#1:12 …якынча бер чакрымда… – грек телендә сүзгә-сүз: «шимбә көнлек юл». Муса кануны буенча шимбә – яһүдиләрнең ял итү һәм гыйбадәт кылу көне. Бу көнне бер чакрымнан да ары йөрергә ярамаган. иде. 13Кайтып җиткәч, үзләре тукталган йортның өске катына менделәр. Болар – Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Һалфай углы Ягъкуб, Көрәшче Шимун#1:13 Көрәшче Шимун – Рим хакимлеген көч кулланып бәреп төшерүне яклаучы яһүдиләр төркеменең әгъзасы. һәм Ягъкуб углы Яһүдә иде. 14Алар һәрвакыт барысы бергә дога кылалар иде. Анда берничә хатын-кыз, Гайсәнең анасы Мәрьям белән энеләре дә бар иде.
15Көннәрнең берсендә шулай бергә җыелгач, Петер имандашлары алдында (анда якынча йөз егермеләп кеше бар иде) торып басты да болай диде:
16– Имандашларым, Гайсәне кулга аласы кешеләрне ияртеп килгән Яһүдә хакындагы сүзләрне Изге Рух безгә ерак бабабыз Давыт патша аша алдан әйткән. Язмадагы ул сүзләр тормышка ашырга тиеш иде. 17Яһүдә, безнең арабызда саналып, безнең кебек үк хезмәт итәр өчен сайланган иде.
18(Яһүдә хәрәм акчага җир сатып ала, әмма шул җирдә егылып, аның эче ярыла, һәм бөтен эчке әгъзалары агып чыга. 19Бу хәл Иерусалимнең бар халкына билгеле була, шуңа күрә ул җир алар телендә «Акелдама», ягъни «Канлы җир» дип атала башлый.)
20Бу хакта «Зәбур» китабында:
«Аның йорты буш торсын –
моннан ары анда беркем яшәмәсен»,
һәм:
«Аның урынына башка берәү килсен», –
дип язылган.
21-22Шулай булгач, Хакимебез Гайсә арабызда чакта – Яхъя Аны суга чумдырган көннән алып яныбыздан күккә ашканчы – Гайсәнең үледән терелүенә безнең кебек үк шаһит булган, һәрвакыт безнең белән йөргән кеше кушылырга тиеш безгә, – диде Петер.
23Ике кешене – Барсаб дип аталган Йосыфны (аны Юсты дип тә йөртәләр иде) һәм Маттиасны тәкъдим иттеләр. Аннары дога кылып:
24-25– Хакимебез! Син һәрберебезнең йөрәгендә ни ятканын беләсең. Яһүдә үзенә тиеш булган урынга китте. Ул калдырган хезмәтне – рәсүллекне – шушы икәүнең кайсы кабул итәргә тиеш, шуны күрсәт, – диделәр.
26Шуннан соң жирәбә салдылар. Жирәбә Маттиаска чыкты, һәм ул унбер рәсүлгә кушылды.
Currently Selected:
Рәсүлләр 1: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: