III Яхъяның хаты 1
1
1Иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән – чын күңелдән яраткан кадерле Гәйгә сәлам!
2Газиз дустым, җаның иминлектә булган кебек, һәр яктан имин һәм сау-сәламәт булуың өчен дога кылам. 3Имандашларыбыз, килеп, синең хакыйкатькә тугрылыгың, ягъни хак юлда йөрүең хакында сөйләп бирделәр – мин моңа бик куандым. 4Миңа балаларымның хакыйкать юлында йөрүләре турында ишетүдән дә зуррак шатлык юктыр.
Хакыйкать өчен бергәләп эшләү
5Газиз дустым, имандашларың хакында, хәтта сиңа таныш булмаганнары хакында да кайгыртуың синең тугрылыгыңны күрсәтә. 6Синең мәхәббәтең турында алар иман итүчеләр бердәмлеге алдында шаһитлык бирде. Син аларга Аллаһы риза булырлык итеп сәфәрләрен дәвам итәргә булышсаң иде. 7Алар, мәҗүси халыклардан һичбер ярдәм кабул итмичә, Мәсих исеме хакына юлга чыктылар бит. 8Димәк, хакыйкать хакына бергә эшли алуыбыз өчен андый кешеләргә без ярдәм итәргә тиеш.
9Мин имандашлар бердәмлегенә кайбер нәрсәләр турында язган идем, әмма алар арасында өстенлек итәргә яраткан Диотрефис безне игътибарга алмый. 10Әгәр яныгызга килсәм, аның кылган эшләре турында сөйләрмен. Ул безнең хакта яман сүзләр таратып кына калмый, хәтта имандашларны кабул итми, кабул итәргә теләүчеләргә комачаулый һәм бердәмлектән куып җибәрә.
11Газиз дустым! Яманлыктан үрнәк алма, яхшылыктан үрнәк ал. Яхшылык эшләүчеләр – Аллаһыдандыр, явызлык эшләүче исә Аллаһыны белми. 12Димитер хакында барысы да яхшы сүзләр генә сөйли, хакыйкать үзе дә аның ягында. Без дә шул сүзләргә кушылабыз; безнең шаһитлыгыбыз хак икәнне сез беләсез.
13Язарга теләгән сүзләрем күп, әмма язу карасы белән каләмгә мөрәҗәгать итәргә теләмим; 14тиздән синең белән күрешергә һәм күзгә-күз карап сөйләшергә өметләнәм.
15Сиңа иминлек телим. Дуслар сиңа сәламнәрен юллый. Дусларыбызның һәркайсына аерым сәлам әйт.
Currently Selected:
III Яхъяның хаты 1: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025