YouVersion Logo
Search Icon

II Яхъяның хаты 1

1
1Иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән – Аллаһы тарафыннан сайланган ханымга һәм аның балаларына сәлам! Мин сезне ихлас күңелдән яратам. Мин генә түгел, хакыйкатьне танып белүчеләрнең һәммәсе сезне ярата; 2чөнки әлеге хакыйкать бездә яши һәм ул мәңге безнең белән булачак.
3Атабыз Аллаһыдан һәм Атаның Углы Гайсә Мәсихтән килгән мәрхәмәт, шәфкать, иминлек, хакыйкать һәм мәхәббәт юлдашыбыз булсын!
Хакыйкать һәм мәхәббәт
4Кайбер балаларыңның күктәге Атабыздан кабул ителгән әмер буенча хакыйкатьтә йөрүләрен белеп бик сөендем. 5Ә хәзер, ханым, мин сиңа ниндидер яңа әмер түгел, ә бәлки без баштан ук кабул иткән әмерне язам һәм синнән шуны үтенәм: бер-беребезне яратып яшик. 6Мәхәббәт – Аллаһы әмерләрен үтәп яшәү ул. Сез баштан ук ишеткән әмер әнә шул, һәм сез шуның буенча яшәргә тиеш.
7Гайсә Мәсихнең инсан бәдәнендә килүен инкяр итүче байтак ялганчылар дөньяга чыкты. Алар – ялганчылар һәм Мәсих дошманнары. 8Куйган хезмәтебез заяга китмәсен, шул хезмәтнең әҗерен тулысы белән алыр өчен үзегезгә игътибарлы булыгыз. 9Мәсих тәгълиматы буенча яшәмәгән, Аның юлыннан ераклашкан кешенең күңелендә Аллаһы юк; Аның өйрәткәннәре буенча яшәүченең күңелендә исә Ата да, Угыл да бар. 10Әгәр берәү сезгә шушы тәгълимат белән түгел, башка бер тәгълимат белән килсә, аны өегездә кабул итмәгез һәм сәламләмәгез, 11чөнки мондый кешегә сәлам бирүче үзе дә тегенең явыз эшләренә кушылып киткән булып чыга.
12Сезгә язасы сүзләрем күп, әмма кәгазь белән язу карасына мөрәҗәгать итәргә теләмим – куанычыбыз тулы булсын өчен, яныгызга барып, сезнең үзегез белән сөйләшергә өметләнәм.
13Аллаһы тарафыннан сайланган имандаш кыз туганыңның балалары сиңа сәламнәрен юллый.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in