YouVersion Logo
Search Icon

II Көринтлеләргә хат 8

8
Яһүдиядәге иман итүчеләр өчен җыелган иганә
1Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаһы мәрхәмәте хакында сөйләргә телибез. 2Авыр сынауларга тарысалар да, аларның куанычы чиктән ашкан, үтә фәкыйрьлектә яшәсәләр дә, юмартлыклары искитәрлек. 3Мөмкинлекләре чамалы булса да, аларның үз теләкләре белән хәл кадәренчә, хәтта шуннан да арттырып ярдәм күрсәтүенә мин үзем шаһит. 4Алар, Иерусалимдәге изгеләргә ярдәм күрсәтүне мәртәбә санап, үтенеч белән безгә үзләре мөрәҗәгать иттеләр. 5Без көткәнчә генә эшләп калмады алар: үзләрен башта Хакимебез Гайсәгә, аннан соң Аллаһы ихтыяры белән безгә багышладылар. 6Шуңа күрә әлеге игелекле эшне тәмамларга без Титустан үтендек, чөнки аны ул сезнең арада үзе башлаган иде. 7Сез һәр нәрсәдә – иманда, сүз осталыгында, белемдә, тырышлыкта, безгә булган мәхәббәтегездә өстен булган кебек, сезнең шушы игелекле эштә дә өстен булуыгызны телибез.
8Моны әмер буларак түгел, башкаларның тырышлыгы турында сөйләп, мәхәббәтегезнең ихласлыгын сынарга теләп әйтүем. 9Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәтен беләсез: Аның фәкыйрьлеге аша сез бай булсын өчен, Ул, бай була торып, безнең хакка фәкыйрьгә әйләнде.
10Мин сезгә мондый киңәш бирәм: узган елда башлаган эшегезне төгәлләсәгез, үзегез өчен файдалы булыр. Сез бит аны беренчеләрдән булып башлап кына калмадыгыз, беренче булып әлеге фикергә килгән идегез дә. 11Эшкә зур теләк белән тотынган кебек, шундый ук тырышлык белән аны хәл кадәренчә башкарып та чыгыгыз. 12Әгәр сездә шундый теләк бар икән, бүләгегез Аллаһы тарафыннан кабул кылынсын дисәгез, кулыгызда булмаганны түгел, булганын гына бирегез. 13Башкаларга җиңеллек китереп, үзегезгә авырлык төшәргә тиеш түгел – биредә тигезлек турында сүз бара. 14Хәзерге муллыгыгыз аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерсә, икенче бер вакытта аларның муллыгы сезнең хәлне җиңеләйтер. Шулай итеп, тигезлек урнашыр. 15Язмада әйтелгәнчә:
«Күп җыйган кешенең артык нәрсәсе булмады,
аз җыйган кеше дә мохтаҗлык кичермәде».
Титус һәм аның юлдашлары
16Титус күңеленә сезнең хакка шундый ук тырышлык салган Аллаһыга рәхмәт яусын! 17Титус үтенечемне хуплап кына калмады, бик ашкынып, үз ихтыяры белән яныгызга барырга булды. 18Аның белән тагын бер имандашыбызны юллыйбыз: Яхшы хәбәрне таратучы буларак, аны барлык бердәмлекләрдә мактыйлар; 19ул өстәвенә Раббыбыз даны хакына һәм тырышлыгыбызны күрсәтү өчен башкарыла торган игелекле эшебездә бердәмлекләр тарафыннан безгә юлдаш итеп сайланган.
20Шундый мул иганәләр белән без тел тидермәслек итеп эшләргә телибез; 21шуның өчен Раббы каршында гына түгел, кешеләр алдында да игелек кылырга тырышабыз.
22Алар белән тагын бер имандашыбызны юллыйбыз – аның тырышлыгы күп тапкырлар һәм байтак эшләрдә сыналган. Ә хәзер, сезгә тулысынча ышанганга, ул тагын да зуррак тырышлык күрсәтә. 23Титуска килгәндә, ул – минем иптәшем һәм сезнең арада эшләүче хезмәттәшем, ә аның ике юлдашы – имандашлар бердәмлегенең вәкилләре һәм Мәсихнең даныдыр. 24Шуңа күрә, сезнең белән горурлануыбыз юкка түгел икәнен бөтен бердәмлекләр белсен өчен, аларга үзегезнең мәхәббәтегезне күрсәтегез.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

Videos for II Көринтлеләргә хат 8